Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Әбинең матур хисләре

Безнең авылда Зөбәрҗәт әби бар. Быел аңа 90 яшь тулды. Шулкадәр зиһенле, чиста әби ул. Аңа карасаң, карале, картлык та шундый ямьле була икән, дип уйлап куясың.

Балалары үз тормышлары белән шәһәрдә яши. Кайтып, хәл белешеп яшиләр. Тик күреп торабыз, әбиебез үзе дә бирешергә уйламый. Былтыр хәтта бакчадагы бәрәңгене дә әкренләп үзе күмеп чыкты. Быел балалары кайтты, тик шулай да Зөбәрҗәт әби бакчасында кайнашудан туктамый. Чүбен дә утый, шланг белән су да сибә. Бакчасында тәртип.
Яшь чагын да хәтерлибез әле аның, һәрвакыт чиста киенеп йөри торган иде. Ул гомере буе безнең авылда урнашкан кирпеч заводында эшләде. «30 ел эчендә бер тапкыр да эшкә бармый калмадым, мине яраталар иде, мактау кәгазьләре, бүләкләр күп бирәләр иде. Хәтта бушлай фатир да. Аны балаларга бирдем. Үзебезнең авыл йортында сыер асрап яшисе килде», - дип сөйли торган иде. Ул сыер асрауның, балалар үстерүнең дә юан башы Зөбәрҗәт апага төште инде. Ире салгаларга ярата иде. Юньләп бер урында эшләгәне дә булмады. Аннары астма белән чирли башлады. Бик озак урын өстендә ятты.
Соңгы елларда Зөбәрҗәт апага кайгы артыннан кайгы килде. Башта йөрәге тотып улы үлде. Аннары озак та тормый ирен җирләде. Дингә бирелеп, булганына шөкер итеп яшәүче авылдашыбыз ул хәлләрне дә сабыр гына кичерде сыман. Күрешкәч, хәлләрен сөйли, авыруларын тезеп китә инде. Тик барыбер «шөкер» дип әйтергә онытмый үзе. Синең хәлеңне дә сорашмый калмый. Соңгы тапкыр күргәндә Зөбәрҗәт апаның зираттан кайтып килеше иде. Улы белән иренең кабер өсләрен чистарткан. «Сагынам үзләрен, - диде ул хисләре белән  бүлешеп. - Ирем бигрәк  әйбәт кеше иде бит. Әле чирләп ятса да, янымда булса, рәхәт булыр иде. Сөйләшеп аласы килгән чаклар да була. Ишетә микән, кайвакыт эндәшеп тә алам  инде», - дип көлде әби. Һич картаеп, акылын җуеп әйтелгән сүзләре түгел бу аның. Тормышны яратып, канәгать булып яшәгән олы кешенең күңел түреннән түгелгән матур хисләре бу.

Фото: ok.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмышлар