Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

«Юк, юк, операциягә керергә теләмим!»

Халидәне бик нык курку, билгесезлек, упкын алдында тору хисе бидәп алды.

Иртәгә операция! Бу сүзләр хастаханә палатасында ятучы кеше өчен бик шомлы һәм куркыныч яңгырый. Халидә бу эшнең кичектереп булмаслыгын аңы белән аңлады, ләкин йөрәге ризалаша алмады.

Аның моңа кадәр бернинди дә җитди операция кичергәне юк иде. Өеннән алып килгән дога китабын да укып карады, әмма күңеле тынычланмады, тәвәккәлли алмады. Халидә диннән ерак иде әле. 
Менә ул көн килеп җитте. Каталкага салып операция ясау бүлмәсенә төшергәндә Халидәне бик нык курку, билгесезлек, упкын алдында тору хисе биләп алды. Янына шәфкать туташы килеп, капельница куярга җыенды. Халидә тагын да ныграк төшенкелеккә бирелде. «Юк, юк, операциягә керергә теләмим, мин әзер түгел, мин сәламәт, минем бер җирем дә авыртмый», – дип еламсырап тәкърарлады. 
Анестезиолог аңа аптыраган караш ташлады да, амбулатор карточканы ачып, укый башлады. Аннан соң телефоннан шалтыратты, нәрсәдер сөйләште. Тиздән бүлмәгә өч хирург керде. Халидә аларга да шул сүзләрен кабатлады. Табиблар бер-берсенә караштылар, нидер сөйләштеләр. «Ярар, палатага алып китегез!» – дигәнне ишеткәч, Халидәнең күңеленә тынычлык иңде.
Халидә болай кылануына үзе дә бик аптырады. Нигә болай килеп чыкты соң бу? Хирург обход вакытында операцияне киләсе атнага күчергәннәрен әйтте. Халидә оялды, гафу үтенде, рәхмәтләр укыды. 
Халидә үзен хәлиткеч адымга әзерли башлады: китап, газета-җурналлар бик күп укыды, башка палаталарда ятучы кешеләр белән сөйләште. 
Көткән көн килеп җитте. Иртән палатага урта яшьләрдәге, яулыгын мөселманча бәйләгән, төз һәм туры гәүдәле бер шәфкать туташы килеп керде.
– Хәерле иртә барыгызга да! – дип, палатадагыларның хәлләрен сорашты. 
Халидәнең эченә ниндидер җылы дулкын йөгерде. Ризидә исемле бу туташ аңа ярдәм өчен җибәрелгән кебек тоелды. Алар бер-берсенә карап елмаештылар. Халидә аңа теге атнада булган хәлен, операциягә керә алмавын сөйләде. Ризидә туташ җиңелчә генә елмайды да:
– Кирәкле бисмиллаларың, догаларың укылмагандыр. «Фатиха» сүрәсен яттан беләсеңме?
– Юк, белмим, – дип җавап кайтарды Халидә, читенсенеп.
Аны инде каталкага салдылар, бөтен яклап әзерләделәр. 
– Минем арттан кабатла! – диде Ризидә туташ. 
Халидә үзенең хаталар ясап кабатлавыннан бик оялды. Ризидә туташ аңа гаҗәпләнә һәм аптырыйдыр кебек иде.
 Халидәнең күңелендә ниндидер моңарчы булмаган тынычлык урнаша башлады. «Исән-сау калсам, мин Ислам динен өйрәнергә тиеш!» – диде ул үз-үзенә һәм күз яшьләренең ихтыярсыз агуын сизеп алды.
 Халидә күзләрен йомды. Ул тәвәккәлләде, Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорады һәм үзен аның хөкеменә тапшырды...

 Резидә Вәлиәхмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев