Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Хыянәтне булмый кичереп

Күптән түгел генә Илназ белән Питрау бәйрәмендә очрашып, озак кына сөйләшеп утырган идек. Без аның белән авылдашлар, хәлләребезне сораштык. Барысы да әйбәт шикелле иде. Бер ай чамасы вакыт узгач, сыйныфташым Гөлфияне күрдем, аның сүзләреннән аяз көнне яшен суккандай булып китте. Ул миңа әле кайчан гына сөйләшеп, гапләшеп торган якташымның вафат...

Илназ кечкенәдән үк тырыш булды: яхшы укыды, мәктәпнең җәмәгать тормышында актив катнашты. Өйдә әти-әнисенең төп таянычы булды. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанның Энергетика институтына керде. Монда да уку алдынгысы дәрәҗәсенә иреште, уку йортының, тулай торакның җәмәгать тормышының үзәгендә булды. Озын буйлы, кара тут йөзле, тәртипле егет күп кызларны үзенә гашыйк итте. Булачак хатыны Ира белән үзе яшәгән тулай торак ашханәсендә танышты.

Марий-Эль республикасында туып-үскән кыз чаялыгы, уңганлыгы белән Илназны үзенә каратты. Институтны тәмамлап, диплом алганнан соң, яшьләр өйләнешергә булдылар. Башта никах укыттылар, аннары гөрләтеп туй уздырдылар. Егетнең әти-әниләре, туганнары җыелып яшь гаиләгә Чаллыдан өч бүлмәле фатир алып бирде. Аның бер өлеше ипотека кредиты буенча алынганга тора-бара гаиләдә акчага кытлык башланды. Кызлары тугач, гаиләне алып бару тулысынча ир өстенә төште. Алсуга ике яшь тулгач, уллары Артур туды. Илназ ике җирдә эшләргә карар кылды. Көндез заводта тир түгеп, кичләрен атнасына өч көн балалар бакчасында сакта торды. Әмма хатынга һаман акча җитмәде.

Күршеләре Фәридә апа яшь гаиләгә җимеш сатучы таҗик егетен фатирга кертергә киңәш итте. Илназ бу киңәшне кабул итәргә теләмәде, ләкин Ира һаман акча җитмәүдән зарланды да зарланды.

Мурат тыныч холыклы, акыллы, көйле кеше булып чыкты. Җимеш, өрек, йөзем, чикләвекләрен сатып бетерә дә ай саен диярлек Таҗикстанга китә. Илназ белән дә, Ира белән дә мөнәсәбәтләре яхшы. Туган ягында биш баласы бар, шуларны сагынгангадыр инде Артур белән Алсуны да яратты. Ира йомыш белән тегендә-монда барганда балалар белән дә калды. Кирәк вакытта нәниләрне шифаханәгә алып барырга да булышты. Барысы да әйбәт кебек иде...

Бер көнне заводта бергә эшләүче дуслары чакыргач, Илназ кич белән очрашуга китте. Күңеле тыныч булмаганлыктан, бераздан әйләнеп тә кайтты һәм йокы бүлмәсендә үзләренең караватында хатынын квартирант белән күрде.

Тыныч кына балалары йоклый торган бүлмәгә кереп кызы белән улын үпте дә, өйдән чыгып китте.

Икенче көнне иртүк туган авылына, әти-әнисе янына юл тотты. Зарлану ир-егет эше түгел дип, үзен гадәттәгечә тыныч тотты. Авылдагы сыйныфташлары, дуслары белән очрашты, мәктәп елларын күз алдыннан кичерделәр, укытучыларын, кызыклы мизгелләрне искә төшереп шактый озак сөйләшеп утырдылар. Хатынының хыянәтен ул беркемгә дә сөйләмәде. Чаллыга китә торган юл кырыенда үсеп утырган карт имән генә ирнең серләрен "тыңлады". Ата-анасыннан гафу итүләрен сорап, шул агачка асылынып үлде Илназ. Шәхси хуҗалыклардан сөт җыеп, Чаллыга илтүче Раяз абый аның мәетен авылга кайтарды. Илназны соңгы юлга озатырга бик күп авылдашлары килгән иде.

Җидесен үткәргән кичтә ул хатынының төшенә кергән һәм "Сөеклем, хыянәтне кичереп булмады. Балаларны тормышта үз урыннарын табарлык көчле һәм иманлы кешеләр итеп үстер", - дигән. Шуннан соң гына Ира иренең ни өчен үзенә кул салуын, үзенең гафу ителмәслек хата ясаганын аңлады һәм депрессиягә бирелеп, хастаханәгә эләкте.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев