Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Иремнең беренче хатыны смслар яза башлады

«Ялгышканмын, әйдә бергә булыйк», - ди.

Без ирем белән өч ел бергә торабыз. Ул аерылган, аның бер баласы бар.

Башта бу мине бераз куркыта иде, шулай да озак кына очрашып йөрдек. Тора-бара бу курку бетте. Ул кызына ай саен алимент түли. Ләкин хатыны аңа баланы күрсәтми. Мин моңа нык гаҗәпләнәм, әлбәттә, тик кысылмыйм, чөнки бу аларның эше. 
«Нигә аерылыштыгыз?» дигән сорауга ирем аның холкы начар, диде. Аның белән торган вакытта, ирем автосервиста эшләгән. Акчасы күп булмаса да, тормыш алып барыр өчен җиткән. Ләкин хатынына акча гел җитмәгән, ул аны икенче эшкә урнаш дип теңкәсенә тия торган булган. Ирем түзгән түзгән дә, ике елдан соң аерылган. 
Шуннан соң тагын ике ел узгач, без язылышып, бергә яши башладык. Уртак балабыз туды. Ирем автосервиста эшләвен дәвам итте. Моннан тыш үзенең булган планнары белән минем белән дә уртаклашты. Аның автосервисны зурайтасы, анда башка төр хезмәтләрне дә күрсәтәсе килүе турында әйтте. Әлеге планнары элек тә булган аның, ләкин хатыны каршы торгач, алар тормышка ашмаган. 
Мин аның бу ниятләрен хуплап, яндагы ике гаражны сатып алдык. Берсендә машиналар юу хезмәте күрсәтелә, икенчесендә – шиномонтаж. 
Иремнең кулыннан бөтен эш тә килә. Ул ике эшче дә яллады, акчасы да артты. Мин декретта утырам, буш вакытым күп, социаль челтәрләрдә реклама бирәм, акцияләр турында сөйлим. 50 процент заказ шуннан килә башлады. Машинабызны да алыштырдык, чит илнекендә йөрибез, ял итәргә дә очабыз. 
Барысы да яхшы кебек. Ләкин хәзер беренче хатыны иремә гел смслар яза башлады: имеш, ялгышканмын мин, әйдә бергә булыйк. 
Ирем миннән бернәрсә дә яшерми, телефонындагы язуларны күрсәтә. Инде берничә тапкыр эшенә дә килгән икән. Ул аны куып чыгарган. 
Минем тынычлыгым бетте. Башымда мең төрле уй: элеккеге  хатынының ирем артыннан йөрүе борчый. Акчасы аз булганда ул аңа кирәк булмаган бит, ә хәзер кирәге чыккан. Ничек алай була соң? Мин нәрсә эшләргә дә белмим. Зинһар, миңа киңәш бирегезче. 
Миләүшә.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X