Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Картлык килгәч, без кирәк булдык

Минем әнием – күке белән бер. Сеңлем тугач, ул ике бала белән авыр булыр дип уйлады да анвы вакытлыча әбидә калдырды.

Әти әнинең сүзеннән чыкмады, шуңа күрә каршы килмәде. Ул йомшак холыклы иде (әтиебез күптән гүр иясе инде). Сеңлем аерым үсте, шуңа күрә бездә туганлык мөнәсәбәтләре булмады.

Мәктәптән соң мин институтка укырга кердем, әнием мине тулай торакка урнаштырды да шуның белән минем тәрбиядә аның роле бетте. Миңа бик авыр булды, ашарга да, киенергә дә акчам булмады. Әнием минем тормышым белән кызыксынмады. Ул икенче тапкыр кияүгә чыкты. Берничә елдан соң бу ире дә үлде. 

Хәзер әнием картайды, аның безнең белән аралашасы килә. Ул миңа һәм сеңлемә гел шалтырата, безнең тормышыбыз белән кызыксына. Әни үзе генә яши. Еллар барган саен, билгеле, үзенә генә авыр. Ул ярдәмгә мохтаҗ, тик минем дә, сеңлемнең дә аның белән торасы килми. Без аннан бернинди мәхәббәт тә, наз да күрмәдек. Мин аның белән яшәсәм дә, ул миңа артык игътибар бирмәде, беркайчан да минем уйларым, хыялларым белән кызыксынмады. Ул мине бары тик ашатты һәм киендерде. 
Әнине өлкәннәр өчен пансионатка урнаштыру дөрес булмас, анда пенсионерларны юньләп карамыйлар. Әмма минем дә озак еллар безнең тормышка битараф булган кеше турында кайгыртасым килми. Сеңлемне әбигә калдырып киткәне өчен дә үпкәм зур.

Мәрьям.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев