Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Кешеләрдән рәхмәт ишетүгә сөенеп эшли

Шәһәрдәшебез Миләүшә Әхмәтҗанова эше һәм язмышы турында сөйләде.

«Йортыбыз подъездларын, ишегалларын елның һәр фасылында тәртиптә тотучы җыештыручы Миләүшәбезнең хезмәте хөрмәткә һәм мактауга лаек», – ди 49/11 йортында яшәүче Лилия ханым. Миләүшә Әхмәтҗанова ун ел биредә җыештыручы булып эшли.

«Күп еллар офиста эшләдем. Лаеклы ялга чыгар алдыннан пенсиям күбрәк булыр дип бирегә килдем. Әмма эш авыр булса да, хезмәт хакы югары түгел, ничә подъездны җыештыруга бәйле», – ди ул. 

Әмма биредә эшләвеннән зарланмый ул. «Актаныш районы Татар Суыксуы авылыннан мин. Кечкенәдән авыр эшләр эшләп үскән, чыдам һәм авырлыклардан курыкмый торган буын вәкилләре бит без. Гаиләдә өч бала үстек. Ике энем бар», – дип үзе белән таныштырды ул.

Миләүшә яшьлек дәрте кайнап торган Чаллыга килеп урнашкан. Ире белән ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Алсу белән Зилә дә әниләре кебек уңганнар. Алсу Мәләкәс аръягында ЖЭКта эшли, Зилә кече эшмәкәр. «Аллаһка шөкер, кияүләр дә тел-теш тидерерлек түгел, икешәр җирдә эшләп, тормышларын кешечә алып барырга тырашалар», – дип гаиләсе турында да сөйләде.

Миләүшә ханым лаеклы ялга чыккач та эшен ташламаган. Башта балаларына ипотека кредитын түләргә ярдәм иткән, аннары рәхмәт әйтеп торган кешеләрне ташлыйсы килмәгән. 9 катлы, 7 подъездлы йортны ялт иттереп тора. Быел кар күп яуса да, ишегаллары гел чиста. Кияүләре булышырга килергә телиләр, әмма Миләүшә ханым аларны борчымый. 

Миләүшә Әхмәтҗанованы күршеләре тырыш кына түгел, бик игелекле дә диләр. Ул деменция белән авырый торган 84 яшьлек әнисен тәрбияли. «Аллаһ сакласын мондый чирдән. Әнинең бик агрессияле чаклары да булды. Дарулар да җиңә алмый иде. Эшкә киткәндә бер бүлмәгә ябып китә идем. Ишекләрне дә, әйберләрне дә ватты. Хәзер урын өстендә. Авыру кешене карау бер дә җиңел түгел. Әни мине танымый да, бер медсестра бик яхшы карый дип үзе гел миңа рәхмәт әйтә. Аллаһы Тәгалә разый булсын. Энеләрем дә: «Әнинең гомерен озынайттың», – дип рәхмәт белдерәләр. Иң мөһиме, үзебезне Аллаһы Тәгалә мондый чирләрдән сакласын. Деменция белән авыручылар бик күп. 49/11 йортында да бар алар. Тәрәзәләрен ачып, әйберләрен урамга ташлыйлар...» – ди ул. 
Җыештыручы Миләүшә Әхмәтҗанованы халык та, 49нчы территориаль иҗтимагый советында да хөрмәт итәләр. Канәгатьсезлек белдерүчеләр юк. Кешеләрдән рәхмәт ишетү – аның өчен иң зур бүләк. 

Телевидениедән дә күрсәткәннәр үзен. Ул үзе турында бик сөйләргә яратмый. 49/03 йортын җыештыручы хезмәттәшем Эльмира да эшен намус белән башкара, аның турында да язсагыз иде дигән теләк белдерде. 

Чыннан да, ишегалларыбызны ел буена тәртиптә тотучы һөнәр ияләренең барысы да хөрмәткә лаек. Шәһәрдәшләр җыештырган җир түгел, чүпләмәгән җир чиста дигән әйтемне истә тотып, аларның хезмәтен хөрмәтләргә өйрәнсеннәр иде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев