Колагыма юеш таракан керде
Үзебез Казанда яшәсәк тә, җәйләрне бакчада үткәрәбез. Монда эшнең бетәсе юк.
Төзелеш эшен дә башлап җибәрдек, йортны карыйбыз, беседка тирәләрен дә тәртипкә китерәбез. Аның өстенә бакча эше өелеп тора: түтәлләрне карыйсы, чүп утыйсы, хәзер җиләк-җимеш өлгерә, аларны җыеп эшкәртәсе. Менә шуларны җыйганда күңелсез хәлгә тарыдым да инде. Башкалар да игътибарлы булсыннар дип язам.
Берсендә шулай биш литрлы кечкенә чиләгемне алдым да, кызыл карлыгын җыярга чыгып киттем. Кызу көн: өстемә майка, кыска шорты, аякка галош кидем. Кызыл карлыган үсә торган җир күләгә якта урнашкан. Алай башка киеп йөрергә өйрәнмәгәч, бу юлы да яланбаш кына чыгып киттем.
Кызыл карлыган мул булды быел. Күп тә, эре дә булып үскән. Уйларга бирелеп карлыган җыйган вакытта бераз гына колагымның кычытып алганын сиздем. Яфрак тиеп киткәндер дип, артык игътибар бирмәдем. Биш литрлы чиләгемне тутырып бетердем, шул арада тормыш иптәшем Радик чәй эчәргә өйгә чакырды. Шулай әкрен генә өйгә кереп барганда колагым шаулап китте, нәрсәдер селкенеп тә йөргән шикелле тоелды. Урамда шулай буладыр инде дип уйладым да, өйгә кергәч бетәр дип, чәй табыны янына утырдым.
Тыныч кына чәй эчә башлармын дигән идем, колагым тагын да катырак борчый башлады: инде шаулап кына калмады, кычыта, нәрсәдер йөргән кебек, кимергән тавышлар да ишетелә. Куркуга калдым. Бу инде яфрак тиеп киткән шикелле генә түгел иде. Колак эчемә ниндидер бөҗәк кереп киткәнен чамаладым. Колакны кашып та карыйм, каплап та дигәндәй: һаман нидер селкенә, йөри.
Моны болай гына калдырып булмый иде, әлбәттә. Мин тиз арада хастаханәгә барырга кирәк дип җыена башладым. Шул арада колак эчендә йөргән бөҗәгемнең колак тишеге янынарак килүен сиздем. Һәм, беләсезме, курыкмыйча тырнак белән колак эченә кереп киттем. Могҗиза диярсең, киселмәгән тырнагым очына ябышып чыкты теге нәрсә! Шаккаттым! Юеш, озын аяклы, зур мыеклы, арткы ягы икегә киселеп киткән таракан килеп чыкты (русча аны двухвостки дип тә йөртәләр). Менә сиңа мә! Шул мәлне йөз төрле хис кичердем: курыктым да, сөендем дә, җирәндем дә...
Әйтергә теләгәнем шул: бакчага эшкә чыгасыгыз булса, киенеп, башыгызга бәйләп чыгыгыз. Бәла аяк астында! Аллаһ сакласын! Ул тараканны үзем чыгара алмасам, нәрсәләр булып бетәсен бер Ходай гына белә. Үзегезне саклагыз!
Гөлсирә Миргалимова.
Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев