Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Коляскалы Резеда Вагыйзова: «Матайга утырып җилдергәнем дә булды»

Тиктормас Актаныш кызы кеше күңелен яулауның серен әйтте.

Күпләр өчен гадәти булган көндәлек эшләре Резеда Вагыйзова өчен - зур җиңү. Ә ул әле бизнеста да, иҗатта да, тормышны яратуы белән дә калганнарны уздыра. 

"Онытма: кем өчендер нәкъ менә син - яктылык нуры!" дип һәркемне рухландырып та тора. Тормышка позитив карашы, мөлаемлеге, үҗәтлеге белән безне - авылдашларын гына түгел, меңләгән подписчигын, дусларын, танышларын сокландыра Резедә апа Вагыйзова. Аның белән әңгәмәне сезгә дә тәкъдим итәм. 

"Мине Аллаһ шулай матур итеп яраткан", дип кенә язуымны сорады ул иң элек. Беренчедән, кайбер чыганакларда аны "бәллүр кеше" дип язып, бик үк дөрес булмаган мәгълүмат йөрүен ошатмаса, икенчедән, "минем турыда укыганда җәлләп укымасыннар", диде Резеда апа. Шунысын гына әйтә алам, ул тумыштан - коляскалы. 

- Резедә апа, балачактан кайсы вакыйгалар күңелеңә аеруча уелып калды? 
- Балачагымны яхшы хәтерлим дип әйтә алмыйм. Тик шунсын ачык беләм, мин үземне “башка төрле кеше” итеп бер дә хис итмәдем. Ник калганнар кебек йөрмим икән дип тә уйлаганым булмады. Хәзер генә төшенәм, миңа андый уйларга чумарга мөмкинлек бирмәгәннәр. Беләсең бит инде, безнең туганнар күп, дусларым да шактый. Мин гел алар арасында. Берсенең дә читенсенеп, кызганып караганы булмады. Киресенчә, алар мине үзләре белән тигез күрделәр. Балалар бакчасына йөрмәсәм дә, мәктәптә укыдым. Әтием белән әнием күтәреп илттеләр, дәресләр беткәч, кире күтәреп алып кайттылар. Анда да миңа көлгән, кимсеткән бер генә караш та тоярга туры килмәде. Әти-әниемнең кадерле баласы икәнемне гел тоеп яшәдем. Үсә төшкәч, үз яшьтәшләрем кебек клубка чыга башладым. Аралашып йөргән дусларым кич клубка чыкканда кереп алалар иде дә, клубтан соң озаталар. Минем ул чакта этеп йөртә торган гына коляска. Әй, этәләр иде мине чиратлашып, асфальтсыз авыл юлларыннан! Берсенең бер авырсынганы булмады. Алар белән бергә үземчә дискотекада да биедем. Авыл яшьләре бердәм бит, клуб ябылгач, җыелышып кырга учак ягарга менәләр. Аннан да калмый идем. Хәтта егетләр белән матайга утырып җилдергәнем дә булды...
- Резедә апа, гаиләдә ничә бала үстегез? 
- Өчәү үстек. Апам Рүзилә, энем Нәфис. Мин 1978 елның 22 октябрендә дөньяга килгәнмен. Әтием Васил, әнием Гөлзәйнә дә шушы Актаныш районы Иске Теләкәй авылыныкылар. Әнием башта почта хезмәтендә эшләде, соңрак клубта идән юды. Әтием колхозда эшләде, аннары "подстанция"дә эшләп пенсиягә чыкты. Бүгенге көндә минем 4 "племяннигым" бар, инде апамның кызының кызы бар. Кечкенә чакларында аларны миңа да карап торырга туры килә иде. Шуңа бик якын итә алар мине, яратып бәләкәй апам дип кенә торалар. Мин дә аларны яратам, үземнекеләр бит. 


- Син бер дә тик утырмыйсың...
- Тугызынчы классны тәмамлагач башка җиргә укырга бармадым бит мин. Авылда гына, өйдә булдым. Әмма 38 яшемдә бик теләп тегүчелеккә укып чыктым. Чөнки кечкенәдән бәйләргә, чигәргә ярата идем. Аңа мине әбием өйрәтте. Кич утырып бәйләм бәйли иде ул. Минем дә кызыксынуымны күреп, сабыр гына, җеп сапларга, бәйләм энәләре тотарга өйрәтте. Шулай башланып китте, төрледән-төрле киемнәр, уенчыклар бәйләдем, кулъяулыклар чиктем. Алар белән төрле күргәзмәләрдә катнашып җиңүләр яуладым. Әле дә клубта, мәктәптә күргәзмәләрдә минем кул эшләрем тора. 
- Әле бит син бизнес-леди да...
- Хәзер интернет заманы. Теләге булган кешегә онлайн да акча эшләргә мөмкинлекләр бар. Моңа кадәр ике шундый компаниядә уңышлы гына эшләп, өченчесенә күчтем. Монда эшләвемә дә инде 4 ел. Былтыр директор статусын алдым. Бүгенге көнгә кадәр шул дәрәҗәне саклап киләм, Аллаһка шөкер. Тәҗрибә дә, аннары соң аралашкан, мине якын иткән хәйран дусларым, подписчикларым бар. Башта үзем өйрәнәм, продукцияне кулланам, аннары калганнарга сөйләп бирәм. Матур, дөрес сөйләшү, аңлата белү мөһим монда. Уңышыңның сере нәрсәдә диләр. Менә шул инде. Үзеңә ошамаган әйбер турында сөйләп, аны сатып, акча эшләп булмый дип саныйм. Бүгенге көндә мин чыннан да "бизнес белән яшим". Үрләр яулыйм, сәяхәт итәм, яңа кешеләр белән танышам. Әле быел беренче тапкыр самолетта очтым. Чит илдә булдым, тулы зал алдында чыгыш ясадым. Ул дулкынландыргыч та, шул ук вакытта олы бәхет тә. Һәр тырышып эшләгән эшнең нәтиҗәсе бар! Шулай дәвам итәргә план. План дигәннән, минем "план" - "планга туры килми" (елмаеп). Алдагысы - Аллаһ кулында.
- Ә мәхәббәт?..
- Бар, юк түгел. Әмма бу хакта сөйләргә әзер түгел мин... Ә аралашкан егетләр шактый. Социаль челтәрләрдә үз блогымны алып барам. Чит илләрдән дә аралашып торган танышларым күп. Шунысына игътибар итәм, миңа ир-атлар белән аралашуы күпкә җиңелрәк. Дусларымның да күбесе егетләр. Алар белән төрле темаларга аралашабыз. Берәүләре белән эш буенча сөйләшәм, икенчеләреннән телефон яки башка техника буенча киңәшләр сорыйм. Шигырьләр, җырлар турында да фикер алышабыз...


- Син еш кына концертларга да йөрисең. Кемнәрне аеруча яратасың? Кумирларың бармы?
- Интернеттан Миләүшә Зарипованы карап барам. Менә ичмасам көчле ихтыярлы кеше ул. 19 яшендә коляскага калып та "җир җимертеп" яшәвен дәвам итә. Кызганыч, интернет аша гына беләм. Хыялда аның белән күрешеп, бер сөйләшеп утырасым килә. Гомумән, мин сокланып караган кешеләр шактый. Шулай да, мин язгач, җавап бирмәүчеләр ачуымны китерә. Ул кешегә карата фикерем үзгәрә. Бер сүз язарга да иренүчеләрне яки "игнор"га калдыручыларны яратмыйм мин. Кирәккә-кирәкмәгәнгә язмыйм бит мин аңа. Коляска буенча сорап яки башка эш буенча язарга мөмкинмен... Алар турында сөйлисем дә, исемнәрен атыйсым да килми. Тагын бик яхшы аралашкан Чаллының коляскалы баскетболчы егетләрен әйтеп китәр идем. Алар белән "Изгелек"тә таныштык. Елга бер әлеге мөмкинлекләре чикле кешеләр үзәгендә дәваланып, ял итеп кайтам. Җырчылардан Илсөя Бәдретлинованы яратам. Әллә нигә бер булса да язышып алабыз. Фирдүс Тямаевны тыңлыйм. Алмаз Мирзаяновның шигырь укыганыннан, Зөлфирәнең җырлавыннан мөкиббәнмен. Алар миңа яшәр өчен көч бирә, күңелне күтәрә. "Кем бәхетле җирдә - шул хаклы!" дип әйтәләр бит. Мин үземне бик бәхетле дип саныйм. Шуңа әйткән сүземдә, кылган гамәлләремдә - хаклык. Шуның белән кешеләрне үземә каратып торамын да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

12

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев