Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Татар театрына да автобуслар йөрсен иде

Социаль челтәрләрдә «Мастеровые» театрыннан спектакльдән соң проспектларга автобуслар йөри дигән хәбәрне укып, рус театрын яратучылар өчен сөендем. Бигрәк дөрес эшләгәннәр.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының да бинасы да матур, артистлар да Камал театрындагы хезмәттәшләреннән ким  уйнамыйлар. Яңа шәһәрдә булганда барлык спектакльләрен карап бара идем. Хәзер ЗЯБка күчкәч, театрга еш барып булмый. Шимбә, ял көннәрендә спектакльләр кичке 18дә башлангач, яңа шәһәргә кайтып була әле. Ә менә эш көннәрендә, спектакль 19 сәгатьтә башланып, 21сәгатьтә бетсә дә, тиз генә тукталыштан китеп булмый.

Шәһәр җитәкчеләре спектакльләрдән соң татар театрыннан да кешеләрне кайтару эшен җайга салсыннар иде. Моның өчен театр янынан төп проспектлар буенча автобуслар җибәрергә генә кирәк. Тамашачыларның барысының да машинасы юк бит. Бу пассажирлар йөртүчеләргә дә, тамашачыларга да файдалы булыр иде. 

Фәрит Низамов
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев