Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Төпчек ташлаучылар штраф түләсеннәр

Соңгы вакытларда шәһәребез матурлана бара. Ишегалларын төзекләндерәләр, матур чәчәкләр үсә. Аларны күреп күзләр ял итә.

Моның өчен җитәкчеләргә рәхмәтле булып яшәргә генә дә бит, югыйсә. Тик ачуны китерә торган күренешләр дә бар. Әйтик, кайбер кешеләр тәмәке төпчекләрен балконнан җиргә ташлыйлар. Балкон төпләре һәр иртәне тәмәке төпчекләре белән тулган була. Кулыңа тоткан чүпне чүп чиләгенә салу авыр түгел бит инде. Кайбер ирләр сүндереп тә тормыйча ташлыйлар бит. Менә шулар аркасында янгыннар да чыккалый. Мәсәлән, безнең күршенең балконына ут капты.

Мондый тәртипсез кешеләрне штраф түләтеп кенә тәрбияләп буладыр. Йортлар буенча җаваплы кешеләр ярдәме белән шул эшне гамәлгә кертәсе иде. 

Шөкер, безнең күршеләр андый түгел, бергәләп ишегалларына чәчәкләр утыртабыз, аларны тәрбияләп үстерәбез. Ишегалдыбыз матур, безнең дә буш вакытыбыз заяга узмый. 

Гөлзар Фәхретдинова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев