Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Хәзер нишлим, баш бетте?

Мошенниклардан безнең энекәш тә зыян күрде. Аңа 23 яшь иде ул чакта. Мошенниклар турында да, ысуллары турында да белә иде. Үзе дә алдата торганнардан түгел.

Әйтүенчә, сихерләнгән кебек ике сәгатьләп телефоннан кушкан гамәлләрне үтәп чыккан. Шалтыратучы үзен Сбербанк хезмәткәре дип таныштырган. Янәсе, мошенниклар аның исеменә кредит алырга телиләр. Моны туктатыр өчен алардан алдарак кредит алыр өчен гариза язарга кирәк. Тиз-тиз эшләргә кирәк, югыйсә, соң булуы бар, имеш. Кредит хуплангач, картасына килгән акчаны әйтелгән счетка җибәрергә кирәк дип ышандырганнар. Ул шулай кредитын да ябып куя, мошенникларны да туктата, янәсе. Гаризаны тутырып бетергәч тә, телефонны куймаска кирәк диләр. Чөнки элемтә өзелсә, алар аңа инде ярдәм итә алмаячаклар. Озак та үтми, телефонына «хупланды» дигән смс килә. Энекәш әле армиядән кайтып эшкә генә урнашкан иде. Ничек Сбербанк 400 мең сум кредит бирде икән аңа?! Башка сыймый!

Энекәш әйтелгән счетка акчаны җибәрү белән телефоннан элемтә өзелә. Шул вакытта гына аңына килә бу. «Хәзер нишләргә инде? Баш бетте», – дип шок хәлендә безгә шалтыратты шунда ук. Алар шалтыраткан номер инде гамәлдә түгел. Полициягә мөрәҗәгать итүдән файда булмады. Түләмәсә кредит тарихы бозыла, алга таба фатир да аласы була бит. Шулай юк кына җирдән ярты миллионга якын кредит түли энекәш. 

Фото: nash-krai.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X