Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәбият

Давылларны җиңгән мәхәббәт

(Булган хәл) Кадерле кешесен мәңгелеккә югалткан кешенең йөрәгенә башта кырык шырпы кадала, аннары әкренләп утыз тугызы төшеп бетә, ә берсе - гомерлеккә җанда сызларга кала диләр. Фирүзә дә йөрәгенә уелган тирән яра белән ел арты ел уздырды. Ә бит аларның мәхәббәте әкияттәге кебек матур башланган иде. Әтисе каршы төшмәгән булса,...

(Булган хәл)

Кадерле кешесен мәңгелеккә югалткан кешенең йөрәгенә башта кырык шырпы кадала, аннары әкренләп утыз тугызы төшеп бетә, ә берсе - гомерлеккә җанда сызларга кала диләр. Фирүзә дә йөрәгенә уелган тирән яра белән ел арты ел уздырды. Ә бит аларның мәхәббәте әкияттәге кебек матур башланган иде. Әтисе каршы төшмәгән булса, бәхетле гаилә булып яшәрләр иде ... Ул елларның авырлыгын үзе генә белде ул. Аның халәтен бары үзе шундый хәлдә калганнар гына аңлыйдыр, мөгаен. Инде шактый күп вакыт узса да, яшьлегендәге ул вакыйгаларның кызның күңеленнән чыкканы булмады. Ятса да, торса да, кая гына барса да, йөрәген бимазалап, ярсытып торды. Тик нишләсәң дә, сулар үргә акмаган кебек, үткәннәргә дә кире кайтып булмый шул.

Уйларыннан арынып, йокы бүлмәсенә күз салды хатын. Йоклый икән, уянмаган әле Айдар. Гомерлек ярасы, сагышы, мәхәббәте дә, әлеге дә баягы, шул Айдар иде. Хатын кадерләп ирнең өстенә япты, маңгаеннан, бит очларыннан үбеп алды.

… Залдагы диванга чыгып утырды да, кабат яшьлегенә "китте" Фирүзә. Айдар белән җәй көне су коенганда танышты алар. Егет кыз яныннан су чәчрәтә-чәчрәтә йөзеп китте... Кыз аңа "Карап, йөз егет! - дип кычкырып калды.

Егет кылануын кабатлады. Әмма үзенең күзе гел кызда иде. "Бу минеке генә булырга тиеш", дигән уй белән Фирүзә тирәсендә бөтерелде. Ярга чыгып утыргач кына сөйләшеп киттеләр. Сүзләр сүзгә ялганды, карашлар якынайганнан-якынайды. Күпмедер вакыттан соң алар инде күптәнге танышлар сыман рәхәтләнәп сөйләшеп утыралар иде.

Кич белән клубта очрашырга сүз куештылар. Егет сүзендә торды - сөйләшенгән вакытка мотоцикл белән килеп җитте. Айдар Фирүзәгә ошады. Бер күрүдә гашыйк булдым диюләре шушы була торгандыр инде. Егет икенче көнне дә, аннан соң да килде. Әлеге очрашуларны кыз көтеп алды. Алар көн дә кабатланды. Гомумән, аларның икесе өчен дә бик кадерле, якын һәм бәхетле мизгелләр иде ул. Кайбер көннәрдә, егетнең боегып калуы гына кызны борчуга салды.Үзеннән сорарга кыймады. "Яратмыйм, башканы очраттым", - дисә?!

Сәбәп исә бөтенләй башкада иде. Әйтмәсәләр дә, күренеп тора: кыз бай гаиләдән. Әтисен ниндидер җитәкче диләр, әнисе - районда данлыклы Россиянең атказанган укытучысы. Айдар кем? Гади колхозчы гаиләсеннән: әтисе трактор иярли, әнисе фермада сыер сава. Энесе, сеңлесе бар. Йорт-җирләре кечерәк кенә. Төзекләндерәсе урыннары да бик күп. Айдар техникум тәмамлаган. Киләчәктә төзүче булып эшләргә җыенса да, әлегә колхозда төрле эшләр башкара. Ә Фирүзә әнисе һөнәрен сайлаган - укытучы булып эшкә кайтырга әзерләнә.

Кызларының кем белән очрашуын белгәч, Фирүзәнең әти-әнисе өйдә зур тавыш куптарды. Имеш, җитеш тормышта үскән кыз ничек шундый егеткә карый алган?! Бу мөмкин түгел. Киләчәктә аларны ярлы, акчасыз, бәхетсез тормыш көтә. Балалары туса акчасызлыкка килеп терәләсеңне көт тә тор. Әти-әнисенең нотыгыннан кызның колаклары тынды, хәтта бу дөньяда яшисе дә килми башлады.

"Без сине аңа кияүгә бирмибез, аларны ничек кунакларга, туганнарга, дусларга күрсәтик?! Шуны уйладыңмы? Без сине хәерче гаиләсе өчен үстермәдек, әнә Фәритнең улы Зөлфәт сиңа күптән гашыйк булып йөри. Әгәр дә бүген сорап киләләр икән, бүген үк аңа кияүгә бирәбез. Ә ниндидер Айдар исемле урам малаена бирер кызыбыз юк. Бүгеннән өйдә утырасың!" - диде әтисе Харис Зәкиевич.

Очрашуга дип килгән егет, ачык тәрәзәдән ишетелгән сүзләрдән соң, өнсез-телсез калды. Борылып китүдән башка чарасы да юк иде аның.

Шуннан соң алар башка очрашмады. Айдар да, күрешү эзләп, кабат килеп йөрмәде. Кызның әтисе әйткәннәр аның йөрәгенә ук булып кадалган иде. Егет башы белән гарьлегеннән хәтта елады Айдар. Югыйсә, ул тәртипсез түгел, эчми, тартмый, спорт белән шөгыльләнә, сабантуйлары батыры булды. Киләчәккә планнары зур. Янында сөеклесе булса, ул таулар күчерергә әзер. "И-их, Фирүзә, минем өчен яратылган яр түгелсең икән бит!" Ярлы булса соң?! Ярлы дип, мохтаҗлык күрмиләр әле. Күпләп мал тоталар, тавык-чебеш, каз-үрдәк асрыйлар. Әтиләренең эштән калганы юк, исеме-рәсеме мактау тактасыннан төшми. Әнисе дә алдынгылар рәтендә йөри. Булганын җиткерергә тырышып гомер итәләр. Улларын белемле иттеләр. Илдә чыпчык үлми, диләр, ач утырганнары юк, ялан өс йөрмиләр. Бар кеше дә хан сараенда яшәми бит инде. Айдар шулай үз өендә моңланды.

Икенче якта - кыз... Күпме йокысыз төннәр, сагышлы көннәр берсен-берсе алыштырды. Ләкин кавышыр чара гына күренмәде. Айдар үзалдына бик яхшы йорт җиткерүне максат итеп куйган иде.

Ә кыз йортында туйга әзерлек башланды. Кияү булып алар бусагасыннан атлап керүче егет - Зөлфәт иде.

Яратасыңмы, йөрәгеңә якын ярмы, дип, Фирүзәдән сорап торучы булмады. Иң мөһиме - кешеләргә күрсәтерлек бит кияү. Үзләре бай, белемле, уллары да әтисе юлыннан китте - җитәкче. Аерым яшәү өчен күз явын алырлык йорт көтеп тора. Килен төшәр дә, бернинди мохтаҗлык күрмичә яши башлар. Зөлфәт нәкъ алар теләгән кияү иде. Һәрхәлдә, ата кеше шулай фикер йөртте. Фирүзә дә бу карар белән ризалашты. Күз яшьләре аша Зөлфәтнең хатыны булуына ризалашты. Туй да гөрләп узды.

Ә Айдар бөтенләйгә авылдан чыгып китте. Үзенә калса, төзелеш өчен акча эшләп кайту иде максаты. Туй дигәннән, ике як та сынатырга теләмәде: кыз ягы яхшы бирнә әзерләде - яңа йорт өчен җиһазлар бүләк итте, ә егет ягы - машина һәм җылы якка юллама әзерләгән иде. Тик боларның берсе дә Фирүзәнең йөрәген эретмәде.

Киресенчә, сөйгәненнән мәңгегә аерылуын көннән-көн ныграк аңлады ул. Гаилә тормышы аңа бер рәхәтлек бирмәде. Ул үзен алтын читлектә канаты каерылган кош итеп хис итте. Ире белән теләр-теләмәс кенә түшәккә ятты, салкынлык күрсәтте. Зөлфәткә бу бер дә охшмады, билгеле. Көн тудымы өйдә тавыш купты. Хатынның күңеле бернигә дә ятмады. Аның бар дөньясын Айдар биләп алган иде, күз алдында гел аның сурәте генә торды. Алтын-көмеш тә, байлык та, яшәгән хан сарае да хатынны кызыксындырмады.

Ә Зөлфәт кайтып кермәде, гел эшендә тоткарланды. Хатынының битарафлыгы, йорттагы киеренке халәт ирне бик тиз туйдырды шул. Зөлфәт Фирүзәгә тиз арада алмаш тапты. Әлеге хәбәрне хатынга бик тиз җиткерделәр. Бу вакытта йөрәге астында яңа җан яралганын тойган иде Фирүзә. Иренә әйтеп тормады, баласын төшертеп кайтты. Соңыннан, төшләренә бик матур сабый кереп бимазалый башлагач, бик үкенде, ләкин соң иде шул.

Ялгышуын аңлады - баланың ни гаебе бар иде монда?! Ходай башка бала бирмәде аңа. Ир белән хатын сугыша-талаша гомер итте. Зөлфәт сукканда Фирүзә дә җавапсыз калмаска тырыша иде. Тормышка булган үчен иреннән аласы килде аның. Аерылып китәр иде дә, әнисе каты торды: " Кайтып-китеп йөрмә, кире кертмим", - диде.

Ләкин соңрак Фирүзәнеке зур р хата ясауларын аңладылар. Кызларының бәхетсез икәнен танымыйча чаралары булмады. Ике гашыйк арасын бозарга кирәкмәгәнлегенә төшенделәр.

Эшкә дип киткән җиреннән, Айдар башка кайтып күренмәде. Аның турында ни дә булса белүче булса да, Фирүзәгә әйтмәделәр. Егетнең хыяллары да тормышка ашмады булса кирәк, шуңа да авылга кайтып, кеше күзенә күренеп йөрисе килмәде кебек.

Айдар да өйләнгән, тик аның белән дә язмышы явыз шаярган булып чыкты. Ничә ел бергә яшәп тә сабый сөя алмаган алар. Әллә җан җылысы, ярату җитеп бетмәгәнме, белмәссең. Йөрәге авылда - Фирүзә янында калган иде бит аның.

Айдарның тормышында хәлиткеч бер вакыйга була: ир, төзелештә югарыдан егылып төшеп, гарип кала. Өстәвенә табиблар аягына басмаячак диләр. Хатынының авыру ир тәрбияләп ятасы килми, Айдарның туганнарына хәбәр сала. Алар килеп, аны туган авылына алып кайталар.

Фирүзәнең дә иреннән аерылып йөргән чагы була ул. Ишетеп, ике дә уйлап тормыйча, Айдарлар бусагасын атлап керә һәм шуннан китми.

Нинди булса да, гомергә сөйгәне, иң газиз кешесе, шашып яратканы. Ул аны караячак, һич авырсынмый тәрбия кылачак. Бәлки, аякка да басар әле, кем белә?! Мәхәббәт бар нәрсәгә сәләтле, көчле хис бит ул. Айдар башта Фирүзәнең калуын теләмәгән иде. Хатын елый-елый ялварды, чөнки Айдары янәшәсендә үзен бик бәхетле тойды. Ирдә көннән-көн яшәү дәрте артты, сөйгәненең яратуы аңа көч өстәп торды. Ярты елдан ул коляскада йөри башлады. Аннары әкренләп култык таягы белән аягына да басты. 8 март бәйрәме җиткәндә Фирүзәсе аңа үзенең авырлы булуын хәбәр итте. Гаиләдә тупырдап торган малай туды. Аңа Алмаз дип исем куштылар.

Зөлфия ИСЛӘЙЛЕ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев