1 март 2022 яңалыклары
-
Сез язгы ташудан курыкмыйсызмы? (опрос)
Табигатькә яз килде. Төннәр салкынча булса да, көндезләрен инде кояш нурлары күңелләрне сөендерә. Кар катламы күзгә күренеп кими, гөрләвекләр ага.
-
Тынычлык һәм үз-үзеңә ышаныч күпме тора?
Тормышыбызда без акча һәм төрле кыйммәтле әйберләрне башта туганнарыбыздан һәм якын кешеләрдән, аннары үзебез эшләп алабыз, безгә бүләк итәләр. Еллар узган саен йөрәкләребезгә якын әйберләр арта. Беренче машина, фатир һәм йорт алу нинди зур бәхет.
-
Чаллы ДНР һәм ЛНРдан килүче гражданнарны каршы алырга әзер
Аларны «Жемчужина» санаториенда һәм «КАМАЗжилбыт» оешмасының тулай торакларында көтәләр.
-
Кичекмәстән кар һәм боздан чистартырга!
Дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев барлык сәүдә үзәкләре, кафе, ресторан, мәдәният йортлары һәм кешеләр күпләп йөри торган башка объектларның түбәләрен кардан һәм боздан чистартырга кирәклеген искәртте.
-
«Ак калфак» конкурсының өченче турында Чаллы кызы катнаша
2-3 мартта Казанда V Бөтенроссия «Ак калфак» конкурсының өченче туры була. Анда 18 яшькә кадәрге кызлар катнаша.
-
Композитор Илгиз Закировның кызы: «Әтиемнең җырларын урлыйлар!»
Соңгы вакытларда социаль челтәрләрдә җыр урлауга кагылышлы язмалар еш күренә башлады. Җырчылар җыр өчен бер-берсе белән «сугышалар». Профессиональ композиторларның җырларын урлаучылар да шактый. Композитор, газетабызның дусты Гөлназ Закирова да инстаграммында әлеге мәсьәләне күтәрде. Ул әтисе, «Әнкәмнең догалары», «Без әнкәйнең биш баласы идек», «Туганнар» һәм башка популяр җырлар авторы Илгиз Закировның җырларын урлауга борчыла. Талантлы шәһәрдәшебез белән әңгәмәбез дә шуннан башланды.
-
Рөстәм Миңнеханов: Безнең республика беренче югалту кичерде
Түбән Камада туып-үскән якташыбыз Илнур Сибгатуллинның һәлак булуы турында хәбәр ителә.
-
Танылган блогер Татар Малай Миңнехановның туган көненә Инстаграмда битлек ясаган
Бүген республика җитәкчесе үзенең 65 еллыгын билгеләп үтә.
-
«Бәйрәм» егетләре Хәния Фәрхинең ире янында булдылар
Хәния апа Фәрхи-Биктаһирова турындагы якты истәлекне күңелләребездә мәңге сакларбыз.
-
Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан Президенты югары тизлектә яшәргә күнеккән
Рөстәм Миңнехановның тырышлыгы белән Татарстан динамик үсүче төбәк, сәяси тотрыклылык, милләтара тынычлык һәм татулык территорияләре позициясен ныгытты.
-
Югалган кеше үле килеш табылды
64 яшьлек Фәрид Шәйдуллин 27 февраль көнне иртәнге якта өйдән машинасы белән чыгып китеп югала.
-
«СалаваTik»лар тыпырдап биергә чакыра!
YouTube та «СалаваTik»ларның өр-яңа җырлары чыкты.
-
Бүген Президент Рөстәм Миңнеханов туган көнен билгеләп үтә
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов туган көнен - юбилеен билгеләп үтә. Аңа 65 яшь тулды.
-
Вакытсыз вафат булган мэрия фотографы Ринат Шәйхитовның соңгы фотосын урнаштырдылар
Чаллының мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе башлыгы Римма Мөхәммәтҗанова шушы көннәрдә генә вафат булган мэрия фотографы Ринат Шәйхитовның соңгы фотосын урнаштырды.
-
Педагогия университетында хәрби-тарихи уен уздырылды
Чаллы дәүләт педагогия университеты базасында «Җиңүгә таба юл - 2022» дип исемләнгән хәрби-тарихи уен өченче ел рәттән уздырыла. Оештыручылар - тарихи-географик факультет студентлары һәм уку йортының «Җиңү варислары» хәрби-тарихи клубында катнашучылар булып тора.