Чаллының мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе башлыгы Римма Мөхәммәтҗанова шушы көннәрдә генә вафат булган мэрия фотографы Ринат Шәйхитовның соңгы фотосын урнаштырды.
- Эш вакытында Ринат белән бер-беребезне бик еш фотога төшерә идек. Ринатның безнең арадан китүенә 1 атна булды. Аның үлем сәбәпләре әлегә билгеле түгел. Суд медицина экспертизасы 1 айдан соң гына әзер була. Ринатның якыннары сәбәпләрен әйтергә теләсәләр, алар моны әйтерләр. Тыныч йокла, Ринат! - дип яза Римма Мөхәммәтҗанова.
Нет комментариев