Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сез язгы ташудан курыкмыйсызмы? (опрос)

Табигатькә яз килде. Төннәр салкынча булса да, көндезләрен инде кояш нурлары күңелләрне сөендерә. Кар катламы күзгә күренеп кими, гөрләвекләр ага.

Быел кар күп яуды, шуңа да халык су басмасын дип борчыла. Көтелмәгән хәлләрне кисәтү өчен, идарә итү компанияләре йорт түбәләреннән кар төшерә, ишегалдындагы карны читкә чыгара. 

Газета укучыларыбызга: «Сез язгы ташудан курыкмыйсызмы?» – дип мөрәҗәгать иттек. 

Зөлфирә Зарипова, Татарстанның халык артисты:

– Ел саен шул вакыт җиткәч, су басар инде дип борчылабыз. Ләкин Аллаһы Тәгалә ярдәме белән бәла-казаларсыз гына бу чорны үткәрәбез. Кар әкрен генә эри, инде Чаллының күп урыннары кардан чистарган. Су басмасмы икән дип борчылырга кирәкми, иң мөһиме – дөньялар имин булсын. Калганы үз җае белән бара ул. 

Булат Гатауллин, ТЭЦ хезмәткәре:

– Кар күп яугач, башта: «Урамнарда йөзеп йөреребез инде», – дип курыккан идек. Соңгы атнада кояш чыгып, яңгырлар яугач, кар күзгә күренеп кимеде. Кар көннән-көн азая. Болай булса, урамнарда йөзеп йөрмибез инде. Барысы да яхшы булыр. 

Гөлназ Шәйхетдинова, пенсионер:

– Мин үзебез өчен борчылмыйм. Ә менә Мамадыш районы Зур Өске авылында яшәүче туганнарым өчен кайгырып торам инде. Яз җитүгә, кырдагы бөтен су урамга агып төшә. Бакча башында дамба бар безнең, шул дамбаның уртасына торба салынган. Шуннан кар сулары ага. Урамда 10 йорт ел саен интегә: урамнан йөрерлек булмый. Юл хезмәткәрләре шул торбаны каплап куярга рөхсәт итмиләр. Авыл башына тирән итеп казып торба салсалар һәм дамбадагы торбаны капласалар яхшы булыр иде. Бу хакта авыл башлыгына да әйттек. Дамба күтәртелгәннән соң, 30 ел шулай җәфалана халык. Көннәр ныграк җылынып китсә, урам су белән тула. Базга су керә дип, халык алдан әзерләнә, бәрәңгене чыгаралар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: опрос