Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тынычлык һәм үз-үзеңә ышаныч күпме тора?

Тормышыбызда без акча һәм төрле кыйммәтле әйберләрне башта туганнарыбыздан һәм якын кешеләрдән, аннары үзебез эшләп алабыз, безгә бүләк итәләр. Еллар узган саен йөрәкләребезгә якын әйберләр арта. Беренче машина, фатир һәм йорт алу нинди зур бәхет.

Еш кына: «Бәхет акчада түгел, ә аның күләмендә!» –диләр. Бу бәхәсле, ләкин акча һәм кыйммәтле әйберләрнең безгә тынычлык, үз-үзеңә ышаныч һәм сайлау мөмкинлеге бирүе бәхәссез. Аларны югалту белән бергә без тынычлыкны, үзебезнең мөмкинлекләребезгә ышанычны югалтабыз. Матбугат чараларында көндә: «Фатир янды...», «Пенсионерның фатир документлары югалган » һәм башка баш астында мәкаләләр басыла. 

«Камкомбанк» ҖЧҖ үз клиентларына кыйммәтле әйберләрне һәм документларны банкның сейф ячейкаларында сакларга киңәш итә. Болай эшләсәгез, тормышта килеп чыккан катлаулы хәлләр дә сезнең иминлеккә йогынты ясый алмас. Тынычлык һәм үз-үзеңә ышанычны банктан көненә 30 сумга алып була. (сейф ячейкасын бер елга рәсмиләштергәндә)!
Депозитар ячейкалар банк бинасында махсус сак системасы белән  җиһазланган урынга (депозитарии) урнаштырыла. Гадәттә алар ике йозакка бикләнә. Ачкычларның берсе клиентта, икенчесе банкта була. Ячейканы клиент банк хезмәткәре белән бергә генә ача ала.

Сейфта саклау тулысынча  конфиденциаль, банк сейфта саклана торган милекне тикшерми һәм моны сер итеп саклауны гарантияли. Әмма ячейкага сакланырга тыелган предметлар куелмый. Сейфны һәр ачу махсус журналда теркәлеп бара.  
Банкның куркынычсызлык хезмәтенең ячейка урнашкан җиргә керергә теләүчегә таләпләре катгый. Бу кагыйдәләр арендаторлар һәм банк хезмәткәрләренә кагыла. Соңгыларының махсус рөхсәте булырга һәм аны беренче таләп итү белән күрсәтергә тиешләр. Тулырак мәгълүматны www.kamkombank.ru сайтыннан алырга була. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: камкомбанк