Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы ДНР һәм ЛНРдан килүче гражданнарны каршы алырга әзер

Аларны «Жемчужина» санаториенда һәм «КАМАЗжилбыт» оешмасының тулай торакларында көтәләр.

Әлеге объектларны башкарма комитет, Роспотребнадзор белгечләре, 3 һәм 4нче шифаханә табиблары тикшерде. Алар эвакуацияләнгән кешеләр белән эшләячәкләр. Килү белән Украина гражданнарына ПЦР-тест үтәргә кирәк булачак. Уңай күрсәтсә, авыруларны изоляторга урнаштырачаклар.

– Азык-төлек, су пробалары алынды, шулай ук туклануны оештыру һәм яшәү шартлары бәяләнде. Барлык пунктлар кешеләрне кабул итәргә әзер, – диде дүшәмбе киңәшмәсендә баш санитар табиб Илгизәр Бариев.

Украина гражданнарына 132 волонтер ярдәм итәчәк. «Орион» яшьләр үзәге директор урынбасары, шәһәрнең волонтерлар штабы җитәкчесе Анастасия Гайфуллина әйтүенчә, «Жемчужина» санаториенда эвакуацияләнгән кешеләрне 50 волонтер каршы алачак. «КАМАЗжилбыт»та 30 волонтер эшләячәк. Волонтерлар арасында аниматорлар, психологлар, медиклар да бар. Күченергә, урнашырга да волонтерлар  ярдәм итәчәк, – диде Анастасия Юрьевна.

Фото: kogalym.org
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы