Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Педагогия университетында хәрби-тарихи уен уздырылды

Чаллы дәүләт педагогия университеты базасында «Җиңүгә таба юл - 2022» дип исемләнгән хәрби-тарихи уен өченче ел рәттән уздырыла. Оештыручылар - тарихи-географик факультет студентлары һәм уку йортының «Җиңү варислары» хәрби-тарихи клубында катнашучылар булып тора.

 Уен икенче ел инде Чаллы шәһәренең 9-11 сыйныф укучылары арасында үткәрелде.

Быел уен яңа дәрәҗәгә чыкты. 26 февральдә уеннарда Татарстан һәм Киров өлкәсеннән 23 команда катнашты. Төбәкара дәрәҗәгә кадәр "үсеп" җитәр өчен грант ярдәм итте.

2021 елда университетның «Җиңү варислары» хәрби-тарихи клубы катнашучысы Рәхим Хисмәтов Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсында уңышлы гына чыгыш ясады. Экспертлар игътибарына ул "Җиңүгә таба юл" проектын тәкъдим итте һәм 500 мең сумлык грант отты. Грант акчалары проектны алга таба үстерүдә кулланылды.

Уенда катнашучылар «Секретный пакет», «Солдатская смекалка», «Зоркий разведчик», «Сборка-разборка автомата», «Санбат», «Строевая подготовка» кебек төрле станцияләр рәвешендә сынаулар узды. Биремнәр командалардан җыелмалылыкны һәм җентекләп башкаруны гына түгел, махсус команда рухын да, үз-үзеңә ышанычны да таләп итте. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы университетның төп бинасында узды. Катнашучыларны университет ректоры Әлфинур Галиәкбәрова сәламләде һәм җиңүчеләргә кубок, дипломнар тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы