Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кичекмәстән кар һәм боздан чистартырга!

Дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев барлык сәүдә үзәкләре, кафе, ресторан, мәдәният йортлары һәм кешеләр күпләп йөри торган башка объектларның түбәләрен кардан һәм боздан чистартырга кирәклеген искәртте.

– Һава торышы җылына. Бу – үз чиратында йорт һәм биналарның түбәләреннән кар һәм боз төшүе белән куркыныч. Алда өч көн ял, әлбәттә, шәһәрдәшләр балалары белән бергә спорт объектларында, мәдәният йортларында, кибетләрдә, сәүдә үзәкләрендә һәм башка урыннарда булачак. Шуңа күрә әлеге объектларның җитәкчеләре халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итәргә тиеш, – диде Наил Мәһдиев. 

Шулай ук ул ишегалларыннан кар вакытында чыгарылырга тиешлеген дә искәртте.

– Һава җылынгач, кар тиз эри һәм ул йорт подвалларына, фундаментка агып төшәчәк. Шуңа күрә идарә итү компанияләре шәһәрдән карны чыгаруны контрольдә тотарга тиеш,– диде ул  җитәкчеләргә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы