5 март 2020 яңалыклары
-
Кредит сазлыгына ничек батмаска? (БЕЛГЕЧЛӘР КИҢӘШЕ)
Ташламалы товар, бушлай медицина күзәтүе, процентсыз кредит дигән сүзләр кешене әллә нишләтә. Мондый вәгъдәләргә ышанырга ярамый, дип күпме генә сөйләп торсалар да, алданучылар кимеми. Хатыннар бурычка матурлык һәм сәламәтлек эзләсә, ир-егетләр арзангарак машина алам дип капкынга эләгә икән.
-
20 яшьлек Миләүшә: “Мал-туар карарга абзарга чыгасым гына килеп тора”
Ирләре озак вакытка командировкага чыгып киткән хатын-кызларның сабырлыгына сокланам мин.
-
Коронавирус турында ялган хәбәр чит илдән килә
Русия Президенты ил халкына дөрес мәгълүмат җиткерү өчен мәгълүмати эшне җайга салуны максат итеп куйды.
-
Элвин Грей "Дом 2"га киткән
Аның катнашлыгындагы тапшыруны ТНТ каналында бүген күрсәтәләр. Җырчы анда озаккамы?
-
2020 елда Татарстанда ана капиталын түләүгә 13 млрд. сум акча тоту планлаштырыла
Аналитик мәгълүматларга караганда, быел Татарстаннан 40 мең балага ана капиталы бирү планлаштырыла
-
«Больничный» һәм декрет акчасын алу тәртибе үзгәрә
Әмма Татарстанда түгел. Чөнки бездә, кайбер төбәкләр белән беррәттән, инде күптәннән бу үзгәреш гамәлгә кертелде. Бездә хезмәткәрләр мондый түләүләрне эш урыныннан түгел, ә турыдан-туры Социаль иминиятләштерү фондыннан (ФСС) ала.
-
ИКЕ ТУЙ - БЕР ИР
«Ике тапкыр кияүгә чыгарсың», – диде миңа чегән хатыны. Күзләремә яшь килде. Сафлыкка төренгән кыз бала кеше тормышында була торган бердәнбер кайнар мәхәббәт турында хыялланып, яраткан кешемә кияүгә чыгып, гүргә кергәнче аның белән бергә яшәячәкмен дип өметләнеп яши. Мин дә шулай телим. «Юк, – дим. – Ялгышасыз, бер кешене генә яратачакмын һәм аның белән генә булачакмын». «Гомер буе яшәрсең, – диде чегән хатыны, хәйләкәр елмаеп. – Тик шулай да ике тапкыр кияүгә чыгарсың».
-
Хатын-кызлар 8 мартка нәрсә тели? Бүләкләр рейтингы
“Авито” сервисы 8 мартка хатын-кызлар нәрсә алырга телиләр дигән сорауга җавап эзләгән.
-
Коронавирус мәхшәре: “КамАЗ” хезмәткәрләре “биктә”, стюардесса качкан, укытучы 20 баланы күзсез калдыра язган
Дөньяда коронавирус котырына. Шуның аркасында бөтен җирдә мәхшәр купты, “дезинфекция”, “карантин” кебек төшенчәләр көндәлек тормышыбызда иң киң кулланыла торган сүзләргә әйләнде.