Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хатын-кызлар 8 мартка нәрсә тели? Бүләкләр рейтингы

“Авито” сервисы 8 мартка хатын-кызлар нәрсә алырга телиләр дигән сорауга җавап эзләгән.

Сораштыруда катнашучылар берничә варианттан сайлап алу мөмкинлегенә ия булган. Аларның күпчелеге, төгәлрәк алганда 41 проценты, зәркән эшләнмәләренә өстенлек биргән. 40 проценты исә бүләккә косметика яисә хушбуй алырга риза. 31 процент респондент сертификат бүләк иткән очракта, кирәк әйберне үзләре дә сайлап алырга риза икән. 23 процент хатын-кыз туристик юлламалардан, 16 проценты гаджетлардан баш тартмыйбыз, дип белдергән. 

Алдагы ел белән чагыштырганда, быел гүзәл затларны сөендерергә теләүче ир-егетләр саны да 90 проценттан 93 кә кадәр арткан, дип яза “РИА Новости”. 

 

 

 

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев