Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

20 яшьлек Миләүшә: “Мал-туар карарга абзарга чыгасым гына килеп тора”

Ирләре озак вакытка командировкага чыгып киткән хатын-кызларның сабырлыгына сокланам мин.

Бигрәк тә яшь хатыннарга. Чөнки үземә бер көн дә ирсез өйдә калу кыен. Күнекмәгән. Бәлки кемнәрдер өчен бу гадәти күренештер.Башкортстанның Аскын районы Көнгәк авылында яшәүче Миләүшә Әҗмиева да әлегә ирен озак вакыт күрмичә яшь ярымлык кызын үстерә.

Авылда эш юк, шуңа күбесе читкә йөреп эшләргә мәҗбүр. Миләүшәгә 20 генә яшь. Шуңа да карамастан, абзары тулы мал аның. Шуларны берүзе карый. Авылда газ да юк икән, көн саен утын белән мич яга. Әйе, әйе, элек күп хатын-кызлар шулай тормыш көткән. Ләкин бүгенге заман өчен инде бу ят күренеш..   Бүген Миләүшә ике үгез, бер сыер, берничә баш сарыкны берүзе карый. Ашата, эчертә, асларын җыя. Сыерын сава. Март аенда сөтлебикә бозауларга да җыена икән...

Авыл баласы булсам да, инде шәһәрләшеп беткәнгәме, Миләүшәнең шулай авылда яшәп ятуын гаҗәпләнеп тыңладым.   – Авыл җирендә мал тотарга кирәктер дип уйлыйм. Алар булмаса, көннәремне ничек уздырып бетерер идем, күз алдына да китерә алмыйм. Хайваннар күп булгач, абзарга чыгасым гына килеп тора,- ди Миләүшә. 

 

 

 

Акчарлак газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев