Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

2020 елда Татарстанда ана капиталын түләүгә 13 млрд. сум акча тоту планлаштырыла

Аналитик мәгълүматларга караганда, быел Татарстаннан 40 мең балага ана капиталы бирү планлаштырыла

Быел Татарстанда Ана капиталын түләүгә 13 млрд. сумга якын акча тоту планлаштырыла. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча социаль түләүләр бүлеге башлыгы Гөлсинә Сабирова сөйләде.

"Оператив мәгълүматлар буенча, без 2020 елда Татарстанда 40 мең бала туачак дип планлаштырабыз, аларга без сертификатлар бирәбез. Федераль бюджеттан 13 млрд. сумга якын акча тоту планлаштырыла", - дип билгеләп үтте спикер.

Узган ел Татарстанда Ана капиталы алуга федераль бюджеттан 9 млрд. сум тирәсе акча бүлеп бирелгән.

Туучылар санын арттыру - «Демография»милли проектының төп бурычларыннан берсе. Аны гамәлгә ашыру Россиядә 2019 елның гыйнварыннан Владимир Путин инициативасы белән башланып китте.

 

 

Татар -информ 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев