Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Коронавирус турында ялган хәбәр чит илдән килә

Русия Президенты ил халкына дөрес мәгълүмат җиткерү өчен мәгълүмати эшне җайга салуны максат итеп куйды.

Русиядә меңәрләгән кеше Covid-2019 коронавирусы белән авыруы турында ялган мәгълүмат чит илдән килә, дип хәбәр итә Хәвефсезлек федераль хезмәте. Бу хакта РИА Новости Русия Президенты Владимир Путин сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.

«Кызганычка бу һәрвакыт шулай була. Ялган хәбәр таратуның максаты халык арасында шау-шу тудыру», — диде Президент.

Ул ил халкына авыру буенча дөрес күрсәткеч бирү өчен мәгълүмати эшне җайга салырга кушты.

Русия Министрлар Кабинеты коронавирус аркасында илдән битлек һәм башка медицина әйберләрен чыгаруны тыйган.
Тыю шәхси куллану өчен чыгарылган әйберләргә, шулай ук гуманитар ярдәмгә кагылмаячак.
 
Фото:tass.ru

 

чыганак :

kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев