Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Элвин Грей "Дом 2"га киткән

Аның катнашлыгындагы тапшыруны ТНТ каналында бүген күрсәтәләр. Җырчы анда озаккамы?

Эстрада йолдызы Элвин Грейны ТНТ телеканалындагы «Бородина против Бузовой» тамашасына кунак итеп чакырганнар. Тапшыруда «Дом 2» проектында катнашучылар арасында мөнәсәбәтләр турында фикер алышалар, һәм бу юлы Юлъякшинның дус кызы Алинә Галимова игътибар үзәгендә булачак. Күрәсең, җырчы тамашада аларның мәхәббәт тарихы турында тәфсилләбрәк сөйләячәк.

Исегезгә төшерәбез, Элвин Грей һәм Алинә Галимова өч ел элек очрашып йөргәннәр. Аерылышканнан соң, кыз Егор Кридның йөрәге өчен көрәшергә «Холостяк» тамашасына китә, тик сайлап алу турын узмый. «Дом 2»да ул Захар Саленкога карата кызыксыну белдергән, әмма тегесе җавап тойгылары күрсәтмәгән, аның каравы аңа Никита Рудаков игътибар күрсәтә башлаган.

 

 

 

Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев