Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Больничный» һәм декрет акчасын алу тәртибе үзгәрә

Әмма Татарстанда түгел. Чөнки бездә, кайбер төбәкләр белән беррәттән, инде күптәннән бу үзгәреш гамәлгә кертелде. Бездә хезмәткәрләр мондый түләүләрне эш урыныннан түгел, ә турыдан-туры Социаль иминиятләштерү фондыннан (ФСС) ала.

Менә инде хәзер бу уңышлы тәҗрибәне тагын 59 төбәктә кертмәкчеләр. Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы нәкъ шуны күздә тоткан үзгәрешләр әзерли. Дәүләт Думасы депутатлары закон проектын хуплауга әзер, хәтта оппозициядәге фракцияләр дә моңа уңай карый.

Россиянең күп кенә төбәкләрендә «больничный»лар һәм декрет акчаларын әлегәчә эш бирүче түли. Кирәкле барлык документларны фондка тапшыргач, фонд аңа бу җәһәттән тотылган чыгымнарын компенсацияли.

Яңа системаның халыкка хезмәт күрсәтүне яхшырту мөмкинлеге бирәчәге шик тудырмый. Кирәк вакытта эш бирүченең хезмәткәренә «больничный» яки декрет акчасы түләргә акчасы булмаска да мөмкин. ФСС эш бирүчегә бу акчаларны ел азагында гына түли (әлбәттә инде, фондка кертемнәр түләп барган очракта). Ә фонд үзе беркайчан да акчасыз тормый.

Шуңа күрә хезмәткәрләр акчаны турыдан-туры фонд кассасыннан алу мөмкинлегенә ирешкәч, үзләрен тыныч хис итәчәк. Биредә сүз хезмәткә вакытлыча яраксызлык, йөклелек һәм бала тудыру, Россия Хезмәт кодексында билгеләнгән 28 көнлек чираттагы ялга өстәмә ял өчен түләү, җирләүгә социаль пособие түләү турында бара.

 

 

 

 

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев