5 апрель 2018 яңалыклары
-
Чаллы вокзалына бомба куелу турында хәбәр килгән
Чаллы тимер юл вокзалында бомба куелуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына бүген төнлә килгән. Телефоннан шалтыраткан ир-ат диспетчерга «Вокзалда - бомба, тиздән шартлаячак» дип кычкырган һәм трубканы ташлаган.
-
Тәбикмәге телеңне йотарлык!
Бик тә тәмле һәм туклыклы тәбикмәк пешерү ысулын исегездә калдырыгыз. Аны авыз иткән һәркем "телен йотар".
-
Килен төшергәндә ипи каптыру дөрес түгел
Бу – татарга хас күренеш түгел. Татарлар киленне бал-май белән каршы ала, – ди Луиза Җамалиева.
-
WhatsAppны кулланучылар мәгълүматларына куркыныч яный
Мошенниклар мобиль номерларны һәм төркем чатларында саклана торган мәгълүматларны белә ала.
-
Чаллыда игезәкләр җыелачак
13 май көнне Чаллының Җиңү паркында игезәкләр парады узачак.
-
Уртача яшәр өчен күпме акча кирәк?
Мохтаҗлык кичермичә уртача тормыш белән яшәр өчен Россиядә өч кешедән торучы гаиләнең айлык кереме 75,9 мең сум булырга тиеш. “Ромир” тикшеренү холдингы халык фикерен өйрәнүне үткәргән һәм шундый нәтиҗә ясаган.
-
Шәһәр юллары да яңартылачак
Чаллы Башкарма комитеты кварталлар эчендәге юлларны төзекләндерү өчен подрядчылар арасында аукцион үткәрде. “Алексеевскдорстрой” белән “ПАД” муниципаль унитар предприятиесе арасында барган сатулашу барышында 268,6 миллион сум контракт бәясе тәкъдим иткән “ПАД” җиңүче дип табылды.
-
Казан – Чаллы трассасын кайчан тапшырырлар
2018 елда Волго-Вятскоуправдор Татарстанда 139,4 км федераль юлны, шуның 48,2 километрын капиталь төзекләндерәчәк.
-
“Сыерчыкка – яңа өй”
"Шәһри Чаллы" газетасы балалар арасында үз куллары белән ясалган сыерчык ояларына конкурс иълан итте. Иң яхшы эш хуҗаларын бүләкләр көтә.
-
Чаллыда яшьләр үзәкләрен яңарталар
“Нур” һәм “Шатлык” үзәкләре һәм биш яшүсмерләр клубын төзекләндерү 30,6 миллион сумга төшәчәк.
-
Чаллы күгендә галәм станциясе хәрәкәтен күзәтергә була
Бу көннәрдә караңгы төшкәч Чаллы күгендә акрын гына хәрәкәт итүче якты йолдызны күрергә мөмкин.
-
Быел республикабызда 46 кеше янып үлгән
Татарстанда елның беренче чирегендә барлыгы 690 янгын очрагы теркәлгән, былтыргы шушы чор белән чагыштырганда бу 1,7 процентка кимрәк.