Чаллыда яшьләр үзәкләрен яңарталар
“Нур” һәм “Шатлык” үзәкләре һәм биш яшүсмерләр клубын төзекләндерү 30,6 миллион сумга төшәчәк.
Чаллыда 2018 елда “Нур” һәм “Шатлык” яшьләр үзәкләре тулысынча төзекләндерәчәк. 2019 елда “Орион” белән “Заман” үзәкләрен яңартырга җыеналар. Мәгариф һәм яшьләр эшләре буенча идарә башлыгы Винер Харисов хәбәр итүенчә, капиталь төзекләндерү республика җитәкчелеге яклавы белән федераль бюджет хисабына башкарылачак. Капремонт программасына быел шулай ук биш яшүсмерләр клубы да кертелгән. Икенче елга да шулкадәр үк клублар яңартылачак дип планлаштырыла. “Нур” һәм “Шатлык” үзәкләре һәм биш яшүсмерләр клубын төзекләндерү 30,6 миллион сумга төшәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев