“Сыерчыкка – яңа өй”
Конкурслар

“Сыерчыкка – яңа өй”

"Шәһ­ри Чал­лы" га­зе­та­сы ба­ла­лар ара­сын­да үз кул­ла­ры бе­лән ясал­ган сы­ер­чык оя­ла­ры­на кон­курс иълан итте. Иң яхшы эш хуҗаларын бүләкләр көтә.

"Шәһ­ри Чал­лы" га­зе­та­сы ба­ла­лар ара­сын­да үз кул­ла­ры бе­лән ясал­ган сы­ер­чык оя­ла­ры­на кон­курс иълан ит­кән иде. "Сы­ер­чык­ка яңа өй" дип атал­ган бу бәй­ге­дә һәр ба­ла кат­на­ша ала, яшь­ләр­дә чик­ләү юк. Ре­дак­ци­я­без­нең элек­трон поч­та­сы­на ин­де бе­рен­че сы­ер­чык оя­сы да “ки­леп төш­те”. Аны без­гә Чал­лы­дан Ил­фат Мин­са­ды­ков җи­бәр­гән. 12 яшь­лек шә­һәр­дә­ше­без­нең кул эшен сез­нең игъ­ти­бар­га да тәкъ­дим итә­без. Бәйгедә катнашу өчен shahri_chally@mail.ru электрон адресына үзегез ясаган сыерчык ояларының фотоларын җибәрегез.  Иң яхшы эш хуҗаларын бүләкләр көтә.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Бәйге балалар оя конкурс сыерчык

Нет комментариев