Чаллыда игезәкләр җыелачак
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда игезәкләр җыелачак

13 май көнне Чаллының Җиңү паркында игезәкләр парады узачак.

Шәһәребездә традициягә кереп баручы әлеге чарада узган елны 95 пар катнашкан иде. Оештыручылар анда иң яшь һәм иң өлкән парны, бер-берсенә иң нык охшаган парны сайлап алды, шулай ук икешәр тапкыр игезәкләр туган ике гаиләне билгеләп үтте.

Билгеле булганча, 2017 ел эчендә Чаллыда 98 пар игезәкләр туды.

 

http://maydan.tatar/challyda-igezekler-jyelachak/

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев