Казан – Чаллы трассасын кайчан тапшырырлар
2018 елда Волго-Вятскоуправдор Татарстанда 139,4 км федераль юлны, шуның 48,2 километрын капиталь төзекләндерәчәк.
Федераль юл төзүчеләр өчен М-7 “Волга” автомобиль юлының Казан –Чаллы арасындагы 31 километрга сузылган 3 участогы әһәмиятле проект булып тора. Әлегә бу объектларның техник әзерлеге 71 % тәшкил итә. Эшләрне 2018 елның сентябрь аена төгәлләргә планлаштыралар.
Шулай ук Яшел Үзән, Биектау, Актаныш, Алабуга районнары аша узучы 25,8 километрлык тагын 4 участок төзекләндереләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев