Чаллы вокзалына бомба куелу турында хәбәр килгән
Яңалыклар тасмасы

Чаллы вокзалына бомба куелу турында хәбәр килгән

Чаллы тимер юл вокзалында бомба куелуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына бүген төнлә килгән. Телефоннан шалтыраткан ир-ат диспетчерга «Вокзалда - бомба, тиздән шартлаячак» дип кычкырган һәм трубканы ташлаган.

Чаллыда 33 яшьлек хулиган тимер юл вокзалын шартлату белән янаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Идел буе транспорт прокуратурасы матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Чаллы тимер юл вокзалында бомба куелуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына бүген төнлә килгән. Телефоннан шалтыраткан ир-ат диспетчерга «Вокзалда - бомба, тиздән шартлаячак» дип кычкырган һәм трубканы ташлаган.
 
Вокзалдагы пассажирлар һәм хезмәткәрләрне тиз арада эвакуацияләгәннәр, бинаны әйләндереп алганнар, дип яза агентлык. Полицейскийлар вокзалның бөтен почмакларын һәм якын-тирә территорияне җентекләп тикшерсә дә, бомбаны таба алмаган.
 
Хулиганны тоткарлап, полиция бүлегенә китергәннәр. Хәзер аңа карата җинаять эше кузгату турындагы мәсьәлә хәл ителә. Әгәр ир-атның гаебе расланса, ул биш елга ирегеннән мәхрүм ителәчәк.+
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев