Бик тә тәмле һәм туклыклы тәбикмәк пешерү ысулын исегездә калдырыгыз. Аны авыз иткән һәркем "телен йотар".
Тәбикмәк пешерүнең бу ысулын Мәрьям Миңнегулова тәкъдим итә.
Эш барышы түбәндәгечә.
1. 2 чәй калагы чүпрәне ярты стакан чамасы җылымса сөткә салып күпертәбез.
2. 0, 7 литр сөтне җылытабыз, шуңа 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй калагы тоз, кабарган чүпрә, 2 стакан манный, 2 стакан он салып, тыгызрак итеп камыр басабыз.
3. Җылы урынга кабарырга алып куябыз.
4. Камыр кабарып менгәч, ярты литр сөтне кайнарлап камырга салабыз, шуңа яхшы итеп тугланган 2 йомырка кушабыз.
5. Камырны яхшылап болгатабыз да ярты сәгатькә читкә алып куябыз.
6. Билгеләнгән вакыт узуга тәбикмәкләрне пешерә башлыйбыз.
http://kiziltan.ru
Нет комментариев