Матурлыкны күрми дә калабыз
Кеше җыя бит дип кызыгып, урманга нарат күркәсе җыярга бардым. Төнәтмәсе бик файдалы диләр, вареньесын да яратам.
Кулга нарат сагызы ябышып ката, бетерәсе авыр үзе, шулай да аның исенең тәмлелеге! Ул урмандагы матурлык! Урыны белән кая басарга белмисең: ландышлар тезелешеп утыра. Исе өйгә дә таралсын әле дип, аларны да бераз җыйдым.
Урманда нинди генә кош сайрамый! Кабан дуңгызлары очрамаса, талпан кадалмаса ярар иде дип куркулар да истән чыкты, дөньяны онытып, рәхәтләнеп йөрдек. Әйдә, эшнең бетәсе юк аның дип, үзе белән ияртеп барган күрше хатынга рәхмәт укып кайттым. Чыннан да, әллә ниләр кырган кебек чабып йөргән булабыз, күпме байлыкны, матурлыкны күрми калабыз. Ә җәй үтә дә китә бит ул.
Илсөяр ШӘЙХЕТДИНОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев