Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Үлгән әтисе әнисенең төшенә кереп, зиратка чакырган

Барып җитсәк, үз күзебезгә ышанмый торабыз: язылган кабер ташы, балчык басылып, бер якка янтайган...

Төшләр... Әле һаман да өйрәнеп бетелмәгән серле күренешләр бит алар.  Әгәр аларны дөрес юрау ысулы булса, күпме сорауларга вакытында җавап табарга мөмкин булыр иде. Үзем белгән берничә шундый очракны сөйләп үтәсем килә.

Авылда әни белән аерым булса да рәттән генә торабыз. Беркөнне ул керде дә: “Улым, әйдә, матаеңны кабыз әле, әтиең төшемә керде, зиратка барып кайтыйк. “Наилә (әниемнең исеме), баш астыма берәр нәрсә кыстыр әле, нишләптер түбәнәйде – йоклап булмый дип әйтте”, – ди”. Югыйсә, ике көн элек кенә барып, чистартып кайткан идек. Киттек. Барып җитсәк, үз күзебезгә ышанмый торабыз: язылган кабер ташы, балчык басылып, бер якка янтайган... Менә кем әйтә ала – үлгәннәр берни белми дип...

Икенче төш. Без биш бала идек, хәзер дүртәү генә калдык. Иң олы апабыз Әлия белән иң кечебез Гөлия Чаллыда бер фатирда яшәделәр. 2003 елның 20 апрелендә апа кинәт вафат булды. Алдагысы көнне кич белән апам сеңлемә кәбестә турап, тозлап, суыткычка куярга кушкан – иртән ашарбыз дип. Шул төнне Гөлия төш күргән: әни мәрхүмә теге тураган кәбестәне апа йоклый торган диванда ашап утыра икән. Ә көндез уникеләрдә апамны базарга дип чыккан җиреннән – баскычтан күршеләре алып кергәннәр, хәле кисәк авырайган булган, бер-ике сәгатьтән апам безне ташлап, бакый дөньяга күчкән. Каны оешкан диделәр...

Менә шундый серле төшләр. Әлеге хатирәләрем белән уртаклашуыма әти-әнием, апамның җаннары рәнҗи күрмәсеннәр инде. Урыннары җәннәттә булсын.

Әмир ХӘСӘНОВ

Илшат Солтанов әзерләде

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: серле дөнья