Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының 4нче мәктәбенә янаулы хәбәр килү сәбәпле, дәресләрне туктатканнар

Ата-аналарның берсе WhatsApp төркемендә: “Сәлам, классташлар. Безгә дә килеп җитте минирование школ. Кошмар булды бүген. Янгын сүндерүчеләр, этләр...” дип хәбәр иткән.

Бүген иртүк гаммәви мәгълүмат чаралары республикабызның баш каласындагы күп кенә мәктәпләргә аноним шалтыратулар килүе турында хәбәр иткән иде. Янәсе, белем бирү учреждениеләренә мина куелган. Нәтиҗәдә, урынга махсус хезмәтләр килгән, күп кенә мәктәпләрдә дәресләрне күчергәннәр.

Һәм менә төшкә таба Чаллының 4нче мәктәбенә дә янаулы хәбәр килгән. Шул сәбәпле биредә дәресләрне туктатып, укучыларны өйләренә кайтарып җибәргәннәр. Бу хакта безгә әлеге мәктәпкә баласы йөрүче хезмәттәшебез хәбәр итте. Ата-аналарның берсе дә WhatsApp төркемендә: “Сәлам, классташлар. Безгә дә килеп җитте минирование школ. Кошмар булды бүген. Янгын сүндерүчеләр, этләр...” дип хәбәр иткән. 

Мәктәпләрдәге хәлләр уңаеннан ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева: «Һәр хәбәр Эчке эшләр, Сәламәтлек саклау министрлыклары белгечләре тарафыннан эшкәртелә. Үзара бәйләнешнең билгеле бер регламенты бар. Бәлки бүген әлеге кешеләр моның зур фаҗига булуын һәм аның белән шаярырга ярамавын аңлар», - дип фикерен белдерде. 
Мәгълүм булганча, бүген Ләйлә Фазлыева моннан нәкъ бер ел элек коточкыч фаҗига булган Казанның 175нче гимназиясендә дә булды. Бирегә ул атышта һәлак булган балаларны һәм укытучыларны искә алу чарасында катнашты, мәрхүмнәрнең әти-әниләре белән очрашты һәм алар белән бергә хәтер бакчасында чәчәкләр куйды.

Исегезгә төшерәбез, 11 майда 19 яшьлек Илназ Галәвиев мәктәпкә бәреп керә, шартлаткыч ыргыта һәм ут ача. Нәтиҗәдә, 24 кеше төрле тән җәрәхәтләре ала, тугыз кеше (җиде укучы һәм ике укытучы) һәлак була.

Соңгы мәгълүматлар буенча, Чаллының 4нче мәктәбендә гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзеңне тоту буенча өйрәнүләр үткән булырга мөмкин.

фото: ачык чыганаклардан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига

2
X