Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Көнбагышкай» республикада «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» дип танылды

Балалар бакчасы җитәкчелеге 500 мең сумлык грант акчасын мультстудия үсешенә сарыф итәргә исәп тота.

Чаллының «Көнбагышкай» 82 нче катнаш төрдәге мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» бәйгесендә җиңү яулады һәм 500 мең сумлык грантка лаек булды.  

Бакча мөдире Резида Исаева белдерүенчә, бәйгегә алар “Сөйләм телен үстерү медикомпаниясе” проектын тәкъдим иткәннәр. Аның кысаларында бакчаның аерым бер бүлмәсендә мультстудия булдырылган. Анда тәрбиячеләр балалар белән берлектә кыска сюжетлы мультфильмнар иҗат иткән. 

Бәйге барышында педагогларның балаларга рус һәм татар телләрендә тәрбия бирү алымнарына да игътибар иткәннәр, эш кәгазьләрен дә өйрәнгәннәр. Барлык күрсәткечләр буенча да, шәһәребез балалар бакчасы беренче урынга лаек дип табылган. “Көнбагышкай” җитәкчелеге грант акчасын мультстудия үсешенә сарыф итәргә исәп тота.

Барлыгы әлеге конкурста Татарсанның 48 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы катнашкан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф