Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Фирдүс Тямаевны фанаты «ДНК» тапшыруына чакыра

«Мин шушы кәгазьне тапшыргач, сез мине 303нче бүлмәгә чакырдыгыз. Сезнең концертта энергетика нык көчле булган, ахры. Концерт үтеп, 9 айдан соң, мин бала таптым» - дигән аңа бер ханым.

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев гастрольләр белән йөргәндә төрле хәлләргә юлыга. Ул шатлыклы һәм күңелсез вакыйгаларны социаль челтәрләрдә тамашачылары белән дә уртаклаша.

Күптән түгел ул «Срочно карагыз» дип бер видео куйган. Стәрлетамактагы концерты вакытында сәхнәгә бер кыз менә һәм Фирдүскә торт бүләк итә. «Я вам никого не напоминаю?» дип провокацион сорау бирә. «Узган елны шулы ук сәхнәдә сезгә бер кыз «маршрут листы»  биргән иде... Мин шушы кәгазьне тапшыргач, сез мине 303нче бүлмәгә чакырдыгыз. Сезнең концертта энергетика нык көчле булган, ахры. Концерт үтеп, 9 айдан соң, мин бала тудырдым. ТНТ каналында «ДНК» тапшыруы бар. Шунда барып килик» – дип сүзен дәвам итә ул. Кыз бу сүзләрне көлә-көлә  әйтә.  Фирдүс исә һәрвакыттагыча, катлаулы хәлдән җиңел генә чыга. Тортны ачып,  ашый башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес Фирдүс Тямаев