Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы гаражларының берсендә танылган укытучының мәетенә тап булганнар

Ял вакытларында ул балык тотарга яраткан. Фаҗига буласы көнне ул гаражында ремонт эшләре белән мәшгуль булган.

«Сосновый бор» бакчачылык ширкәтенең көймәләр гаражы территориясендә шәһәрдә танылган физкультура укытучысы Павел Тепловның үле гәүдәсенә тап булганнар. Бу хакта Chelny-biz.ru сайты хәбәр итә.

Мәгълүм булганча 52 яшьлек педагог 42 нче мәктәптә эшләгән. Укытучының коллективта да, ата-аналар һәм балалар арасында да авторитеты зур булган. Аның укучылары физкультура буенча илкүләм олимпиадаларда призлы урыннар алган. Ял вакытларында исә ул балык тотарга яраткан. Фаҗига буласы көнне ул гаражында ремонт эшләре белән мәшгуль булган.
фото: ачык чыганаклардан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X