Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Киндер эпилепсиядән дәвалый

Белгечләр тагы шаккатыра: киндер Драве синдромын - тумыштан эпилепсияле балаларны дәвалый, дип белдерә алар. Алты яшьлек Шарлотта Фиджи өянәк тотканда көзән җыерулар белән интегә. Ә өянәк тоту көчле була һәм еш кабатлана. Атнасына берничә мең микроөянәк күзәтелә. Бала нормаль халәттә яши алмый. Әти-әнисе гадәти булмаган бер ысулны интернеттан күреп, кулланып...

Белгечләр тагы шаккатыра: киндер Драве синдромын - тумыштан эпилепсияле балаларны дәвалый, дип белдерә алар.

Алты яшьлек Шарлотта Фиджи өянәк тотканда көзән җыерулар белән интегә. Ә өянәк тоту көчле була һәм еш кабатлана. Атнасына берничә мең микроөянәк күзәтелә. Бала нормаль халәттә яши алмый.

Әти-әнисе гадәти булмаган бер ысулны интернеттан күреп, кулланып карагач кына бар да үзгәреп китә. Бу ысул нигезендә киндер составындагы матдәләрне куллану ята.

Белгечләр киндер составында эпилепсиягә каршы кулланылучы ике төрле - тетрагидроканнабинол (психотроп йогынты бирә) һәм каннабидиол (психоактив йогынтыгаия) дигән көчле матдәләр барлыгын ачыклаганнар.

Боларның икесе дә баш миендәге эпилептик үзәккә тәэсир итеп, аның эшчәнлеген киметә, шул сәбәпле, өянәк тотуның күләме һәм катлаулылыгы кими. Ә тора-бара, берничә атна узуга, бөтенләй юкка чыга, ди табиблар.

Шарлотта исемле кыз дәваланып беткәч, тиешле органнарга киндер белән эпилепсияне дәвалау ысулын рөхсәт итүне сорап, әти-әниләрдән гаризалар килә башлый. Нью-Джерси штаты губернаторы Крис Кристи Колорадо һәм Калифорния штатларында балаларны дәвалау өчен киндерне медицина мәнфәгатендә куллануны рөхсәт итүче закон проектына кул куйган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев