Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әгәр бакчада яшәсәгез

Дәүләт Думасы депутатлары җәйге каникулдан килүгә, беренче эш итеп, бакчачылык ширкәтләре хакындагы федераль законны икенче укылышта тикшерәчәкләр. Бу эш өченче һәм дүртенче укылышларга да калырга мөмкин. Ни өчен дигәндә, Думага бакчачылардан меңәрләгән тәкъдим-шикаятьләр кергән. Алар бигрәк тә үзләрен бакча участокларына пропискага кертүгә каршы. Чыннан да, әлеге закон проектын эшләүчеләр бакчачыларны...

Дәүләт Думасы депутатлары җәйге каникулдан килүгә, беренче эш итеп, бакчачылык ширкәтләре хакындагы федераль законны икенче укылышта тикшерәчәкләр.

Бу эш өченче һәм дүртенче укылышларга да калырга мөмкин. Ни өчен дигәндә, Думага бакчачылардан меңәрләгән тәкъдим-шикаятьләр кергән. Алар бигрәк тә үзләрен бакча участокларына пропискага кертүгә каршы. Чыннан да, әлеге закон проектын эшләүчеләр бакчачыларны үзләренең ширкәтләрендәге йортларга пропискага кертеп, аларга үзләренчә "яхшылык" эшләмәкчеләр иде! Әмма, җентекләп тикшерә башлагач, әлеге "яхшылык"ның бакчачылар башына чираттагы күсәк булып төшәчәге ачыкланды.

Әйе, хакимият органнары бакчачыларны пропискага кертә-кертүен, әмма аларга таба юллар сузуны, су-газ кертүне үз өстенә алмый. Бакча йортлары торак йортлар статусына кадәр күтәрелгәч, аларга коммуналь хезмәтләр өчен түләү бәяләре бермә-бер артачак.

Һәм тагын бер "ски": дачаларына пропискага керүчеләр торак шартларын яхшырту буенча торган чиратларыннан чыгарылачак. Бу очракта бакча йортлары белән коттеджларны бутарга кирәкмидер.

Болар икесе ике әйбер. Гадәттә, шәһәр читендәге коттеджларга юлы да салына, суы, газы да килә. Ә бакчачылык ширкәтләрендәге кул астында нәрсә бар, шуннан корыштырып ясалган йортларда кышын яшәп булмаячагы көн кебек ачык.

Дөресен генә әйткәндә, бүген дачаларга, нигездә, пенсионерлар гына йөри. Закон буенча алар бакча кишәрлекләре өчен салым түләмиләр. Ә инде пропискага керә-нитә калсалар, алардан каравылчыга һәм ут-су өчен генә түгел, ә җир салымын да түләтә башлаячаклар. Инде болай да, бөтен ил буенча бакчалар саны елдан-ел кими бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X