Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Милләтебез хәзинәләре

Казанның "Идел" яшьләр үзәгендә "Милләтебез хәзинәләре" балалар профильле сменасы уздырыла. Анда Россиянең 16 төбәгеннән һәм Казахстаннан 167 бала катнаша. "Идел" яшьләр үзәге 2000 елдан башлап, ел саен чит төбәкләрдә яшәүче татар балалары өчен традицион "Милләтебез хәзинәләре" җәйге сменасын үткәрә. Аның максаты - Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар...

Казанның "Идел" яшьләр үзәгендә "Милләтебез хәзинәләре" балалар профильле сменасы уздырыла. Анда Россиянең 16 төбәгеннән һәм Казахстаннан 167 бала катнаша.

"Идел" яшьләр үзәге 2000 елдан башлап, ел саен чит төбәкләрдә яшәүче татар балалары өчен традицион "Милләтебез хәзинәләре" җәйге сменасын үткәрә. Аның максаты - Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар балаларын берләштерү, аларда туган телгә, халкыбыз мәдәниятенә, тарихына, гореф-гадәтләренә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү.

Татар федераль милли-мәдәни автономия советы рәисе, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов билгеләп узганча, икенче ел рәттән сменага килүчеләрнең активлыгы күзәтелә, аннан алдагы елларда, билгеләнгән квота буенча урыннар буш та калган. "Безне борчыган, күңелне авырттырган мәсьәлә - балаларның татар телен бик начар белүе. Шуңа күрә, ике атна дәвамында балаларга татар теле дәресләре укытылачак. Аларның программасы бик саллы, эчтәлекле, аларның буш вакыты булмаячак", - дип белдерде ул. Депутат киләчәктә мондый сменаларны елына бер генә түгел, ә берничә тапкыр оештыру хыялы булуын әйтеп үтте.

"Идел" яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина Илдар Гыйльметдинов сүзенә кушылып, читтән килгән татар балаларының язма гына түгел, сөйләм теле сыйфаты да түбән булуын ассызыклады. "Дөрес, 14 көн эчендә балаларга татар телен өйрәтеп булмаячак, тик барыбер аны киләчәктә өйрәнүгә кызыксыну уятырга бик мөмкин", - дип белдерде ул. Ләйсән Сафина сүзләренә караганда, һәр дәрестән соң, балаларның бирелгән дәресне никадәр үзләштерүен ачыклауга йөз тоткан тестлаштырулар үткәреләчәк. Кызганычка каршы, тест нәтиҗәләре канәгатьләндерерлек түгел, шуңа күрә бу юнәлештә җитди эш башкару зарур, дип саный үзәк директоры.

Сменада катнашачак балалар өчен татар теле буенча махсус дәреслек эшләнгән. Аларга шулай ук татар, рус һәм инглиз телләрендә эшләнгән дәреслекләр өләшенәчәк. Болар балалар укуларын мөстәкыйль төстә дәвам итә алсын өчен кирәк, диде И.Гыйльметдинов.

Әйтергә кирәк, балалар профильле сменасы географиясе быел шактый чуар. Анда Әстерхан, Новосибирск, Оренбург, Рязань, Самара, Свердловск, Ульяновск, Чиләбе өлкәләреннән, Башкортстан, Мари Иле, Удмуртиядән балалар киләчәк. Ике атна дәвамында алар тарих, бию, кул эшләре, журналистика, татар ашлары, ди-джейлык буенча оештырылган иҗат остаханәләрендә яңа һөнәрләргә өйрәнә. Смена дәвамында үткәрелгән "Татар кызы", "Татар егете", "Танцпол йолдызы", "Җиде йолдыз" кебек конкурсларда балалар үзара көч сынаша, иҗади мөмкинлекләрен чынга ашыра.

Лагерь кысаларында үткәрелгән һәр чарада яшь милләттәшләребез халкыбызның милли традицияләре, гореф-гадәтләре белән якыннан таныша. Моннан тыш, программада башкалабыз Казанның тарихи урыннары буенча экскурсияләр оештыру, "Иске Казанда милли моңнар" концертына бару, борынгы Болгар шәһәренең истәлекле урыннарына сәяхәт кылу каралган. Смена эше нәтиҗәләре буенча, иң актив дип табылган 50 бала көзен татар балалар лидеры мәктәбенә чакырылачак.

Илдар Исламов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев