Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Балаң сине тыңлыймы?

Бу сорауга җавап таба алмыйча шактый ата-ана газаплана. Кайберләре баласының бәләкәйдән үк үзенә сугуыннан, олыгайгач та кул күтәрүеннән зарлана. Мондый аяныч хәлгә таруга күп очракларда ата-ана үзе гаепле. Бала, әле карында чакта ук, әти-әнисенең тавышын, гаиләдәге интонацияне «имә». Аның нерв системасы да, җаны да шул «сөт»тән ясала. Тыныч яшәмәгән гаиләләрдәге...

Бу сорауга җавап таба алмыйча шактый ата-ана газаплана. Кайберләре баласының бәләкәйдән үк үзенә сугуыннан, олыгайгач та кул күтәрүеннән зарлана. Мондый аяныч хәлгә таруга күп очракларда ата-ана үзе гаепле.

Бала, әле карында чакта ук, әти-әнисенең тавышын, гаиләдәге интонацияне «имә». Аның нерв системасы да, җаны да шул «сөт»тән ясала. Тыныч яшәмәгән гаиләләрдәге бала потенциаль холыксызга әверелә.

Шунысын онытырга ярамый: карында чакта да, тугач та бала җанына бернинди мәгънәләр, төшенчәләр, сүзләр тупламый. Чөнки аның әлегә аңы юк. Ул тавыш интонацияләрен генә сеңдерә.

Мәхәббәт ягымлы интонацияләрдән тукыла. Аның теле тавыштан аңлашыла. Ул - ана теле.

Урта яшьләрдәге бер ханым сөйләде: «Мин дүрт килограмм авырлыктагы бала таптым. Тулгак вакытында түзәрлек хәлем калмагач, күз яшьләрем белән балама пышылдадым: «Әз генә сабыр ит, туктап тор!» Ул туктады. Өч мәртәбә үтендем, ул өч мәртәбә туктап торды. Шуның өчен генә дә чиксез яратам мин аны».

Интонациянең көченә ышанырга су хәтере дәлил була ала. Аны иң элек японнар ача. Ике стакан су алына. Берсенә яхшы, ягымлы сүзләр, изге теләкләр әйтеп, укып торалар. Икенче стаканны читтә калдыралар. Тикшерүләр үткәргәннән соң, ягымлы сүзләр «ишеткән» суның структурасы искиткеч матур, гармоник төзек, камил геометрик формалардан төзелгәнлеге ачыклана.

Икенче суныкы исә үзгәрешсез була. Шул суга шактый вакыт кычкыралар, начар сүзләр әйтәләр. Соңыннан тикшереп карыйлар. Суның структурасы җимерелгән, бозылган, гарипләнгән булып чыга. Өшкереп, дога укып биргән суның кешеләрне терелтүе шуның белән дә бәйледер ул. Ата-ананың сабыен интонация белән «өшкерү»енең нәтиҗәсе баласында гомере буе сакланачак, берничек тә бетмәячәк.

Балага мөнәсәбәт тә, аның белән аралашу да бары тик бер генә телдә - мәхәббәт, сөю телендә генә була ала. Сөю теле генә аны саф рухлы, игелекле кеше итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев