Чаллының ИТ-паркында питч-марафон оештырыла
29-30 июнь көннәрендә Яр Чаллының ИТ-паркында «Разведка боем» дип исемләнгән 26нчы питч-марафон үтә.
Технопарк мәйданчыгында төрле яшьтә булган стартаплар, инвесторлар, остазлар һәм эшмәкәрләр очрашачак.
Шулай ук марафон кысаларында стартапка инвестицияләр кертү дигән темага түгәрәк өстәл дә уздырылачак. Чара ике этапта үтә: беренчесе – ачык питч-марафон (монда проектны тәкъдим итүгә 3 минут һәм инвесторларның сорауларына җавап бирү өчен 2 минут бирелә), икенчесе – экспертлар сессиясе (монда инвесторлар белән шәхси әңгәмә каралган).
Стартап-марафонда катшашу бушлай. Башка шәһәрләрдән булган стартаплар марафонны онлайн режимда да карый ала. Теркәлүне менә бу сылтама – https://razvedka-boem.ru/reg/Hy5CxIJDoS аша кереп үтәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев