Чаллы эшмәкәрләренә интернет аша сату-алу турында сөйлиячәкләр
24 июнь көнне балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда “Интернет-торговля, как будущее предпринимателей” дип исемләнгән бушлай укыту-практик чарасы үтә.
Катнашучыларга теркәлү үтәргә кирәк: https://ano-cet.timepad.ru/event/1674649/. Чара сәгать 10да башлана.
Чараның спикеры – электрон коммерция буенча Россиянең әйдәп баручы эксперты, электрон сату-алу үзәгенең экспертлар советы рәисе Юлиана Гордон.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев