Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тәмле тирамису торты белән сыйладылар (+рецепт)

Газетабызның чираттагы “Шәһри Чаллы герое” исемен Гөлфирә Зиннурова алды. Бу уңайдан ул иртә таңннан торып редакциябезгә торт пешереп алып килде.

Ә тортның бизәге – бакчасында үстерелгән тәмле кызыл җиләкләр. Бергәләп телеңне йотарлык әлеге татлы күчтәнәч белән чәй эчтек. 
Затлы торт “Тирамису” бик тә җиңел әзерләнә икән.

Моның өчен Савоярди печеньесы, Маскарпоне сыры, 4-5 йомырка, шикәр комы, тоз, ванилин, кофе кирәк. Йомыркаларны агыннан сарысын аерып, агын шикәр комы белән яхшылап кабартырга, ә сарысына сырны салып бер массага килгәнче болгатырга. Аннары аларны бер савытта кушып, кашык очы белән тоз, ванилин салып тагын бер кат болгатырга. Әзерләнгән кофега печеньеләрне тиз генә манып алып, тарелкага тезәргә. Арасына алдан әзерләгән кремны ягып, өстенә җиләк – җимешләр тезеп бизәргә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу