Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина шәһәр активы белән очрашу үткәрделәр. Очрашу 78нче Пушкин пролицеенда уздырылды.
Җыелганнар булачак сайлау кампаниясе турында сөйләштеләр.
Әлфия Когогина: “Безнең Наил Гамбәрович белән бер хыялыбыз бар иде – һәр елны бер мәктәп төзеп бару. Бу безнең килеп чыкты!” – дип әйтте. “Мәктәпләр – безнең балаларыбыз кебек: 30нчы, 41нче, 39нчы, 42нче”, – дип өстәде Наил Мәһдиев.
Шулай ук чара барашында җыелганнар Наил Мәһдиевка һәм Әлфия Когогинага кызыксындырган сорауларын да бирә алдылар, алар спорт һәм мәдәни объектлар төзү буенча иде.
Фото: http://nabchelny.ru
Нет комментариев