18 ноябрь 2021 яңалыклары
-
Чаллыда юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны кимегән
Чаллы шәһәренең ЮХИДИ җитәкчесе Радий Кадиков хәбәр иткәнчә, Чаллыда юл-транспорт һәлакәтләре урыннарын киметү буенча планлы эш алып барыла: ясалма юл тигезсезлекләре, светофорлар, фото һәм видеофиксация системалары җитәрлек күләмдә куела.
-
22 ноябрьдән Татарстанда җәмәгать транспортында QR-кодларны тикшерүгә керешәчәкләр
Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев җәмәгать транспортында QR-кодларны тикшерү эше ничек оештырылачагы турында сөйләде.
-
Түбән Тәкәнеш авылы дәвалаучысы янында күреп кайтканнарым
Журналист Ольга Степанова Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш авылыннан булган танылган халык күрәзәчесе-дәвалаучысы Зөлфирә Гобәйдуллина янында булып кайтты. Сезнең игътибарга журналистның үзе күргәннәрен, “үзе татып” караганнарын тәкъдим итәбез.
-
Кама аръягы микрорайонының Фоменко проспектында светофор урнаштырылачак
Быел светофор объекты урнаштырылачак.
-
Чаллылылар «Безнең заман – Наше время» эшче яшьләр иҗаты фестивалендә призлы урыннар яуладылар
Казанда «Безнең заман – Наше время» IX эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең суперфиналында чаллылылар уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Чаллы укучылары «Озын тәнәфес» Бөтенроссия конкурсында җиңү яуладылар
Татарстан укучылары «Озын тәнәфес» Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады. Алар Кырым Республикасыннан Казанга кайттылар, анда «Артек» халыкара балалар үзәгендә 8-10 сыйныф укучылары өчен конкурсның финалы узды.
-
Чаллы Россиянең экологик хәле иң яхшы булган топ-10 шәһәре арасына керде
Superjob югары хезмәт хакы түләнә торган эш эзләү сервис рейтингы версиясе буенча, Чаллы Россиянең экологик хәле иң яхшы булган топ-10 шәһәре исемлегенә кергән.
-
Мәскәү делегациясе Кама балалар медицина үзәгендә кунакта булды
Кама балалар медицина үзәгендә Мәскәүдән килгән делегация балалар халкына медицина ярдәмен күрсәтү тәртибенә аудит уздырды.
-
«Автошәһәрнең яшь эшмәкәре - 2021» конкурсы җиңүчесе - Ләйсән Таҗиева
«Автошәһәрнең яшь эшмәкәре» Чаллы шәһәрендә инде унынчы ел уздырыла. Бу вакыт эчендә 140тан артык яшь эшмәкәр үзләрен күрсәтә һәм үз мөмкинлекләрен ача алды. Быел конкурска 30дан артык кеше гариза биргән, әмма финалга ике этаптан соң җидесе генә җиткән.
-
«Иң яхшы яшьләр оешмасы җитәкчесе» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады
«Заман» яшьләр үзәге һәм Эшче яшьләр советы РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина стипендиясенә «Иң яхшы яшьләр оешмасы җитәкчесе» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итүне игълан итә. Конкурс үз предприятиеләрендә, оешмаларында яшьләр белән эш алып баручы яшь белгечләр арасында үткәрелә.
-
Чаллыларны «Игелекле Татарстан» йомгаклау форумына чакыралар
23 ноябрьдән 26 ноябрьгә кадәр Казанда иреклеләренең «Игелекле Татарстан» йомгаклау форумы узачак. Чараны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Иреклеләренең мәгълүмати-ресурс үзәге оештыра.
-
SURӘT Республика фотоконкурсына гаризалар кабул итү башланды
RE'ACTOR Арт-резиденциясе яшь фотографлар өчен «SURӘT» республика конкурсына гаризалар кабул итүне башлап җибәрде.
-
Чаллылыларны фестиваль-конкурста катнашырга чакыралар
26 ноябрьдә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы «Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы белән берлектә Халык иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгать буенча яшьләр фестиваль-конкурсын үткәрә.
-
Чаллы педагогы «Татарстан Республикасының иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе - 2021» конкурсында җиңде
Казанда С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында «Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе – 2021» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
-
Яңа елны көтәсезме? (сораштыру)
Дөньяны аклыкка күмеп, кар яуды. Тиздән яңа ел да җитә. Шәһәрдәшләребезгә: «Яңа елны көтәсезме?» – дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек.