Чаллылылар «Безнең заман – Наше время» эшче яшьләр иҗаты фестивалендә призлы урыннар яуладылар
Казанда «Безнең заман – Наше время» IX эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең суперфиналында чаллылылар уңышлы чыгыш ясадылар.
Чаллы данын шәһәр оешмалары һәм предприятиеләренең иҗади эшче яшьләре яклады.
Команда чыгышында 1 урынны «КАМАЗ» ААҖ командасы яулады. «Дан минуты» номинациясендә 1 урынны «Татэнерго»АҖ составындагы Яр Чаллы ТЭЦ командасы яулады.
«Ремдизель» АҖдән Эмиль Сафин һәм Регина Рябова «Хореография» номинациясендә 2 урынны яуладылар.
Шәһәр Башкарма комитетының яшьләр белән эшләү идарәсенең командасыннан Алинә Сухих «Музыка» номинациясендә 3 урынга лаек булды.
Исегезгә төшерәбез, фестиваль 2013 елдан бирле үткәрелә. Аның төп максаты - республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче яшьләрнең иҗади куәтен ачу. Быел фестивальдә республиканың барлык муниципалитетлары - 180 предприятие, оешма һәм учреждение катнашты.
http://nabchelny.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев