Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа елны көтәсезме? (сораштыру)

Дөньяны аклыкка күмеп, кар яуды. Тиздән яңа ел да җитә. Шәһәрдәшләребезгә: «Яңа елны көтәсезме?» – дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Фирдүсә Әюпова, 84нче лицей-интернат директоры:
– Яңа елга өметләребез зурдан. Илебезгә, республикабызга, шәһәребезгә сәяси, социаль-икътисадый яктан тотрыклык алып килсен. Шәһәребез үсештән туктамасын. Балаларыбыз сәламәт булып,  төрле бәйгеләрдә катнашып, җиңеп кайтсыннар. Гаиләләребез имин булсын. 2022 елда сәламәтлек, бәрәкәтле, тыныч тормыш хакимлек итсен.  
Гүзәл Фатыйхова, ТЭЦ хезмәткәре: 
– Мин көз көне дөньяга килгәнмен. Шуңа да ак карлы, матур кышны зарыгып көтәм. Кышның саф һавасын аеруча яратам. Бала булмасам да, яңа елны зарыгып көтәм. 2022 ел коронавирус дигән чирне куып җибәрсен иде. 2020-2021 елларны гыйбрәт өчен генә сөйләргә калсын иде. Куар-кодлы чикләүләр артта калсын иде. 
Илназ Гатауллин, тренер:
– Яңа ел яраткан бәйрәмем, шуңа күрә мин аны көтеп алам. Чөнки бәйрәм күңелдә өмет уята. Мин яңа елның имин, хәвеф-хәтәрсез булуын телим. Шәһәрдәге бер генә гаиләгә дә кайгы-хәсрәт килмәсен, узгынчы авырлыкларны җиңәргә Аллаһы Тәгалә булышсын иде.
Марат Хәмзин, эшмәкәр:
– Кар яугач күңелләр күтәрелеп китте. Кибет киштәләре мандариннар, яңа ел күчтәнәчләре, уенчыклар белән шыплап тулды. Алар да күңелгә ниндидер бер бәйрәм кәефе өстәп җибәрде. Кышка аяк баскач, һәркем шулай Яңа елны көтеп яши башлый инде ул. Әйтерсең, ел буе сагалап килгән проблемалар да, күңелсезлекләр дә кар астына күмелеп кала. Хактан да шулай булсын иде ул. Киләсе ел безгә бары тик шатлык-бәхетләр генә алып килсен иде. Коронавирусны җиңеп, элеккечә иркен сулап, тыныч күңел белән яшәргә язсын иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сораштыру